4 июль 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида капиталь ремонт дәвам итә
Бүгенге көндә районыбыздагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара. Алар - 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе. Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Арада мәйданы буенча иң зурысы - 7нче мәктәп. Өч катлы әлеге уку...
-
Лениногорскида саранча әлегә күренми
Соңгы көннәрдә республиканың 20 районында саранча күзәтелгән. Бездә әлегә бу корткычлар күренми, ди "Россельхозцентр"ның Лениногорск бүлеге начальнигы Марат Ганиев. "Шушы көннәрдә бүлек хезмәткәрләре белән Сугышлы кырларын, Бөгелмә чигендәге кырларны карап кайттык, күренмәде. Без бу хәлне контрольдә тотабыз", ди ул.
-
Лениногорскида берәүне эчү үлемгә китергән
1 июльдә төнге сәгать 11 ләр тирәсендә Лениногорск районында исерек хәлдәге 18 яшьлек егет, кисәк кенә килеп туган бәхәстә 24 яшьлек егетнең эченә пычак белән чәнчә, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге. Алган ярадан егет җинаять урынында үлә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
-
Лениногорскида үрнәк гаиләләр җитәрлек
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Яңа Шөгердә яшәүче Роберт һәм Резидә ХӘЕРТДИНОВЛАР авылдагы үрнәк гаиләләрнең берсе, икесе дә авылдашларының хөрмәтен яулаган кеше. Резидә Хатип кызы ике дистә елдан артык Шөгер мәктәбендә укытучы булып эшли. Роберт Хәләф улы күп еллар "Шушма" колхозында эшләп, хәзерге вакытта янгын сүндерү частендә...