4 июль 2016 яңалыклары
-
Ураза бәйрәменә коймак пешерик (рецепт)
Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны...
-
"Заман сулышы"на биш айга язылырга була
"Заман сулышы"на язылу кампаниясе тәмамланды. Язылырга онытучыларга искәртәбез: июльнең 25енә хәтле сез биш айга языла аласыз. Бәясе - 477 сум 50 тиен
-
Фирдүс Тямаев тормыш иптәше урынына җырчы кыз эзли!
Эстраданың популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиеваның уллары Раянга 2 яшь тулды. Туган көн җырчының Нурлаттагы өендә узган. "Балалар өчен уен мәйданчыгы ясадым, матур бәйрәм оештырдык. Төрле шәһәрләрдән дуслар, туганнар килде, улыбызның туган көнен күңелле генә үткәрдек", - диде Фирдүс. - Фирдүс, Раянның туган көненә нәрсә бүләк иттегез? -...
-
Юл һәлакәтендә ике кеше гомере өзелгән (фото)
Барысына да җиңел машинаның барган вакытта капоты ачылып китү сәбәпче булган. Биектау районында кичәге юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән. Күңелсез хәл иртәнге сәгать 7 тулып киткәч булган. Һәлакәт нечкәлекләре турында "Челны ЛТД" язуынча, гадәттән тыш хәл Казан - Дөбъяз юлының 24 нче чакрымында булган. "Лада Калинаның тиешенчә ябылып бетмәгән...
-
Татарстанда яшен һәм давыллы җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Иртәгә, 5 июльдә, көндез һәм кичен Татарстан һәм Казанда яшен, давыллы җил көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. 6 июль төнендә дә кайбер районнарда яшен һәм көчле...
-
КУАСЛЫ ОКРОШКА
Кирәк: - пешкән ит; - кыяр; - пешкән йомырка; - яшел суган; - каймак; - тоз; - шикәр; - горчица; - икмәк куасы. Окрошка эшләгәндә ингредиентларны үзең теләгән күләмдә алырга мөмкин, ләкин "алтын" кагыйдә сакланырга тиеш: бер кеше исәбенә 1 йомырка, уртача зурлыктагы 1 кыяр, 50 г ит, 1 ч.к....
-
Лениногорск мәчетендә Гает намазы кайчан укыла
Ураза бәйрәме көнне - 5 июльдә Лениногорск мәчетендә Гает намазын уку иртәнге 6 сәгать 30 минутта башлана.
-
Бу атнага йолдызнамә
4 - 10 июль КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада һөнәри өлкәдә үсеш сизәрләр, дип фаразлый йолдызлар. Моңа бәйле рәвештә керемнәрегез дә артыр. Иң мөһиме, авыр һәм зур эшләрдән курыкмагыз! Шәхси тормышыгызда да уңай үзгәрешләр сизелер. Ялгыз кучкарларларның киләчәктә тормыш иптәше булырдай кешене очратулары ихтимал. Шулай ук бу атна еш аралаша торган...