4 июль 2017 яңалыклары
-
Җиделе санының бәхет китерүенә юрап, Лениногорск яшьләре язылышырга ашыга
7 июль- җомга көне шәһәребездәге Никахлашу сараенда 21 пар язылышачак. Ул көн - 7.07.2017 саннары белән бәйле, күрәмсең, яшьләр аларның бәхет китерәчәгенә ышана. Никахларын теркәү иртәнге 9 дан кичке 17.00 сәгатькәчә алып барылачак. Һәр парга 15әр минут вакыт бирелә. ЗАГС хезмәткәрләре ул көнне язылышырга теләүчеләрнең тагын да артырга мөмкинлеген әйтте.
-
Зәйдәге фаҗиганең сәбәбе ачыкланды
Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта "Россия24" телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин...
-
4 июльгә һава торышы
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, көндез урыны белән. Аерым районнарда яшен. Көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында 18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚. Көндезен +20..+25˚. http://intertat.ru