4 июль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида июнь аенда ике пар игезәк теркәлгән
Алар 2018 елның алтынчы-җиденче пар игезәкләре.
-
Лениногорскилыларга учак якмаска, тәмәке тартмаска киңәш итәләр
Урманда янгын чыкканны күрсәгез, тиз арада янгын сүндерү хезмәтенә шалтырату кирәк, «01» кесә телефоныннан «101» номерына шалтыратыгыз.
-
Лениногорскилылар су кергәндә белергә тиешле 6 кагыйдә
Көннәр кызу тору сәбәпле, республиканың су объектларында бәхетсезлек очраклары артты. Төп кагыйдәләрне белеп торыгыз.
-
Лениногорскилылар, муенсаны дөрес сайлагыз
Муенсалар сайлаганда, исәпкә алынырга тиешле берничә кагыйдә бар.
-
Лениногорскида бер ир батып үлгән
Әлеге фаҗига 2 июльдә 14.00 сәгатьләр тирәсендә килеп чыга.
-
Лениногорск районы Югары Каран авылындагы атлар утарына яшен аткан
Бу хәл кичә, 3 июльдә 21 сәгать 13 минутта була. Янгын сүндерү бүлегенә районның Югары Каран авылындагы “Алмакай” атлар утарында печән януы турында хәбәр килә.
-
Татарстандагы 16 авылны давыл утсыз калдырган
(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстандагы Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскилы Рәисә Фәтхуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)
3 июль көнне ветеран – укытучы, тыл хезмәтчәне, күп китаплар авторы Рәисә Мәхүбрахман кызы Фәтхуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Путин чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасын арттыруны күздә тоткан законга кул куйды
Закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер айдан үз көченә керәчәк.
-
Күрше республиканы моңа кадәр күрелмәгән еланнар басып алган?
Соңгы көннәрдә Башкортстан халкы телефоннарына хәвефле хәбәрләр алган.
-
Урланган телефонны файдаланып булмаячак
РБК хәбәр итүенә караганда, Русия Хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярдәм итә торган махсус программа булдыруны планлаштыра.
-
Татарстанда яңгырлар көтелә
Республикада иртәгә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.
-
Лениногорскилылар, бер-беребезгә хәерле иртәләр телик!
Бүген атнаның чәршәмбе көне.