4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Укучылар арасында «Кулланучылар хокукын яклау» темасына олимпиада үткәрелә. Катнашыгыз!
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Кулланучылар хокукын яклау» темасына олимпиада үткәрә. Анда 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен http://test.tatzpp.ru/olimp сайтында 1 сентябрьдән 9ына кадәр теркәлергә кирәк. Олимпиадада катнашучыларга уңышлар телибез.
-
ФЭСТ каешлары әйләнештән алынды
1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...
-
Тракторың төзекме, районда "Частник" операциясе башлана
7 сентябрьдән районда "Частник" профилактик операциясе башлана. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында Гостехнадзор идарәсе юл иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейд оештырып, шәхси һәм юридик затлардагы трактор, аларның тагылмалары, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне төгәл башкаруга, ел саен уздырыла торган техосмотрга, теркәү кагыйдәләренә игътибарны юнәлтәчәк. Шулай ук тракторист-машинистның таныклыгы...
-
Лениногорскида базар бәяләре
Бүген - 4 сентябрьдә базарда иң популяр яшелчәләрдән булган Әстерхан суганын 17 сумга, Башкорт бәрәңгесен 18 сумга алырга мөмкин. Кишер - 33-35 сум Помидор - 40 сум Болгар борычы - 40-65 сум Кызыл чөгендер - 15 сум Карбыз - 15 сум Кавын - 25 - 50 сум тора. 3 л....
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе кайчан була
Ул 12 сентябрь - киләсе атнаның шимбәсе булыр, дип планлаштырыла. Бу турыда төгәлрәк язып чыгарбыз, сайтыбызга кергәләгез.
-
Лениногорск Мәдәният сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәт коллективының тантаналы җыелышы булды
28 августта яңарган Мәдәният сараенда "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 70 еллык юбилейга багышланган тантаналы җыелышы булды. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ветераннар бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды. Чара патриотлык һәм үткән белән горурлану хисе, беренче буын Лениногорск нефть табучыларының...
-
Эш урынында ике аягын да өздергән
Кичә төнлә бер предприятиедә бәхетсезлек очрагы теркәлә. 39 яшьлек эшче икенче сменада эштә вакытта төнге уннар тирәсендә пресска эләгә. Һәм ике аягын да өздерә. Эшчене ашыгыч ярдәм машинасында шифаханәгә алып китәләр. Тиз арада операция ясала. Хәзерге вакытта Чаллының промкомзонасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Ирен алдап этле булган (+ фото)
Британиянең Гейнсборо шәһәрендә яшәүче Сью Маркхэм иренә терьер токымыннан дигән булып, дог токымыннан булган эт алдыра. Сью үзе зур эт яратса да, ире зур токымлы этләрне яратмый торган була. Тик 95 киллограммга җиткән Йоги кушаматлы этне яратмаска мөмкин түгел! http://shahrikazan.com/
-
Самарада таш юлны кимерүче өрәк бар (ВИДЕО)
Әлеге куркыныч җан иясе машиналар йөри торган тигез асфальт юлның өстен мизгел эчендә кимереп ташлый һәм шушы өрәк узган урында зур чокыр хасил була. Бу галәмәтне күреп, Самара халкы куркуга калган. http://intertat.ru/
-
Туган якны өйрәнү музеенда терроризмга каршы көрәш темасына дәрес үтте
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 5 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән "Терроризмга каршы көрәш. Балалар иминлеге" темасына дәрес үткәрде. Укучылар төрле гадәттән тыш хәл вакытында нишләргә кирәк һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында белеп, эвакуация вакытында нинди күнегүләр үтәргә, экстремаль ситуацияләрдә нишләргә кирәклеген өйрәнде. Лениногорск шәһәре Туган якны өйрәнү...
-
Лениногорскилы Рафика Ямалтдиновага - 90 яшь
1 сентябрь көнне Лениногорск шәһәрендә яшәүче Рафика Мөхетдин кызы Ямалтдиновага 90 яшь тулды. Ул күп еллар Лениногорск шәһәре ЗАГСында хезмәт куйган. Шушы көннәрдә аны юбилее белән тәбрикләп исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якты көннәр теләделәр. Истәлекле бүләкләр биреп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
-
Казанда полицейский карбыз урлаган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте. 29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....
-
Татарстанда югалган балыкчыны берничә көн эзләгәннәр
Татарстанның Чистай районында Чулман елгасында берничә көн элек югалган 1963 елгы балыкчы мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә 9.45тә Кубас авылы янында коткаручылар ир-ат мәетен судан тартып чыгарып хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Һәлак булучы балык тотканда 31...
-
1992 елгы кыз һәлакәт корбаны булган
Татарстанның Зәй районында, ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, 1992 елгы йөртүче кызның гомере өзелгән. Кичә 23.20дә Зәй - Сарман юлының 3нче чакрымында "Лада Гранта" автомобиле белән исерек килеш идарә иткән 36 яшьлек ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2114" белән бәрелешә. "Ундүртле" рулендагы кыз җәрәхәтләрдән...
-
Татарстанда супер ай тотылу көннәре якынлаша
Астрологлар вәгъдә иткәнчә, Татарстанда супер ай тотылу көннәре якынлаша. Бу көнне ай кешеләргә 14-30 процентка зуррак булып күренәчәк. Мондый хәл узган гасырда биш тапкыр күзәтелгән. Соңгы тапкыр 1982 елда булган. 27 сентябрь көнне әлеге уникаль күренешне күзәтеп булачак. Киләсесе исә бары 2033 елда гына булачак. http://intertat.ru/