4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Илфак Шиһаповның сөйләшәсе килә, тик...
«Җүләрләнде бу яшьләр, дигән иде моннан берничә ел элек бер авылдаш абзый. Үз-үзләре белән сөйләшеп йөри башладылар хәзер». Абзый бик яхшы ишетсә дә, начаррак күргәнгә, яшьләрнең үз-үзләре белән түгел, кесә телефоныннан сөйләшеп йөргәнен чамалап бетермәгән бугай. Аннан соң берничә ел үтте инде. Инде хәзер ул телефоннардан сөйләшеп кенә калмыйлар, уеннар...
-
Бер ана баласын суыткычта туңдырып үтергән
Свердловск өлкәсендә бер хатын баласын туңдырып үтергән. Җинаять кинәт кенә ачыкланган. Хатынның кызы янына кунакка кергән яшүсмерләр очраклы рәвештә суыткычта яңа туган бала гәүдәсенә тап була. Хатын яшүсмерләрнең бу хәлне полициягә хәбәр иткәнлеген белеп алгач, аны сараена яшереп куя. Әмма полиция җинаятьне ачыклый. Кансыз ана баланың үле тууын хәбәр итә....
-
Россия экипажы белән йөк самолеты Көньяк Суданда һәлакәткә юлыккан
Ан-12 самолеты Россиядән 5 экипаж әгъзасы һәм 7 пассажир белән Көньяк Судан башкаласы Джуба тирәсендә һәлакәткә юлыккан. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ике кеше исән калган. Шул исәптән 1 бала. Бу хакта "Интерфакс"язып чыкты. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Reuters мәгълүмат агентлыгы сүзләренә караганда, самолет Джуба аэропортыннан очып китү белән мәтәлеп төшкән....
-
Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр (фотолар)
Үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Җыелган халыкны, килгән кунакларны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тәбрикләде, чын күңелдән булган теләкләрен җиткерде. Шәһәребезнең үзешчән сәнгать артистлары, "Шура хуран", "Сүнмәс ялкын", "Эрзянка" ансамбльләре, Артур Вәлиуллин, Любовь Садыйкова, Рамил Габитов һәм башкалар матур җырлар башкарды. Мәгълүмат https://vk.com/gorod_leninogorsk сайтыннан алынды
-
Халыклар бердәмлеге һәм республика Конституциясе көне белән!
Чын йөрәктән сезне дәүләт бәйрәмнәре- Халыклар бердәмлеге һәм республика Конституциясе көне белән тәбриклим. Бу бәйрәмнәр дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә, республиканың күпмилләтле халкы өчен ышанычлык, тынычлык нигезе булып тора. Социаль яктан тоткан урын, милләт, яшь һәм белемебез нинди булуына карамастан, барыбыз да бер тамырдан, бер...
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборы пәйда булачак
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды. Шулай итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу...
-
Ипигә кабаттан бәя арта
"Бәя арта", - дигән сүзгә шул кадәр ияләштек, җәмагать, көннәрдән бер көнне: "Бәя төшә", - дигән сүз ишетсәк, йә телсез калырбыз, ә аңны югалтырбыз кебек тоела. 2016 елның апреленә кадәр икмәкнең 1 килограммы 25-30 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу икмәк пешерә торган онны тәшкил итүче бодайның 1 килограммы 10 сумга...
-
Бер гаиләдә сигезенче бала туган
Казанда яшәүче Наталья һәм Анатолий Коровиннар гаиләсендә 8 нче бала дөньяга килгән. Шәһәрнең 4 нче номерлы бала тудыру йортында 3780 грамм авырлыкта, ә буе - 57 сантиметр булып туган малайга Святослав дигән славян исеме кушканнар. Святославның алты апасы һәм бер абыйсы бар. Гаиләдәге иң зур кыз, Ангелина Коровинага - 20...
-
Үзәк мәйданда концерт, килегез!
4 ноябрь сәгать 10 да - Үзәк мәйданда "Татарстан - республикам минем" концерт программасы 4 ноябрь 12.00 дә - Ж-д станциясендәге яңа клубта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара 1-5 ноябрьдә - шәһәр һәм авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырыла Ноябрь ае буена - шәһәр һәм район мәктәпләрендә "Татарстан Республикасы сиволикасы" фильмы...