5 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Югалган кешене эзләү дәвам итә
1981 елгы СПИРИН ИЛЬЯ МИХАЙЛОВИЧны эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Ул 29 декабрьдә "ЗИЛ" машинасында Эстәрлетамактан чыгып китә, Лениногорск районы Иске Писмән авылы янында машинасы ватылуын хәбәр итә. Шуннан аның белән элемтә югала. Билгеләре: 33 яшь, буе 180-185 см, кыска, аксыл чәчле, яшел...
-
Лениногорскида балалар өчен бәйрәм үтә
6 гыйнварда "Юбилейный" паркында (Добролюбов урамындагы овраг) балалар өчен бәйрәм үтә. Төрле уеннар, татлы призлар булачак. Сәгать 12.00 дә башлана. Рәхим итегез! Гүзәлия Нигматзянова фотосы
-
Лениногорскига суыклар килә
7-9 гыйнвар көннәрендә, циклон үзгәрү сәбәпле, Татарстанда һава температурасы сизелерлек суыта. Бу хакта татарстан синоптиклары хәбәр итә. Лениногорскида 7 гыйнвар көнне һава болытлы, төнлә -16, көндез -26 градуска кадәр салкын булуы көтелә. 8 гыйнварда төнлә һава температурасы -33 булса, көндез -31 булачак. 9 гыйнвар көнне төнлә -28 градус булса, көндез...
-
Татарстанда “Ышаныч” телефоннары
Татарстан хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтенең "ышаныч" телефоннарын исегезгә төшерәбез. 8(843) 291-20-02 - республика буенча Эчке эшләр министрлыгы 8(843) 231-45-55, 231-45-45 - Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 8(843) 292-64-09, 112 - республика Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министрлыгы
-
Лениногорск артистлары спектакль куячак
6 гыйнварда Р.Шиһап исемендәге халык театры Куакбаш авылы мәдәният йортында "Сүндермәгез сәрби чәчәген" дип исемләнгән спектакль күрсәтәчәк. Рәхим итегез.