5 февраль 2017 яңалыклары
-
Лениногорск командасы җиңү белән кайтты (фотолар)
Баулыда үткән картинг буенча шәһәр беренчелегеннән безнең команда беренче урын алып кайтты. Анда Татарстан һәм Башкортстанның 8 шәһәреннән 65 пилот катнашкан. Безнең егетләр - беренче. https://vk.com/lenjournal
-
Бәйгебез дәвам итә: Иске Иштирәктән әтиле-уллы Илшат һәм Рифат Моратовлар кушылды
Без Иске Иштирәк авылында яшибез. Әтием Моратов Илшат Атласович, ә мин Моратов Рифат Илшатович. Әтием мине бәләкәйдән эшкә өйрәтә. Машинада йөргәндә юл билгеләрен өйрәнәбез, тагын бик күп эшкә өйрәтә ул мин, дип яза Рифат.
-
Илсөя Бәдретдинова телефоныннан төтен чыгарлык нәрсә эшләгән?
4 февральдә җырчы Илсөя Бәдретдиновага 36 яшь тулган көн. Аны якыннары, тамашачылары иртәдән бирле котлый. Ул үзе дә Инстаграмда берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, шарлар, бүләкләр белән төшкән фотоларын куя. Шуңа хәтта тамашачылары язган котлауларның да барысын укып өлгерми бугай. «Рәхмәәәт. Һәр көнне туасым килә минем. Барыгызны да укырга өлгермим. Телефонымнан...
-
Лениногорскилылар чаңгыда узышачак
11 февральдә "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә чаңгы ярышы узачак. Анда предприятиеләр һәм уку йортлары, теләге булганнар катнаша ала. Спорткомплекста чаңгыны прокатка алып булачак. Барлык катнашучыны бүләк һәм яхшы кәеф көтә.
-
Ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими — Фәрит Мөхәммәтшин
Без авылның йөзе югалуын күрәбез, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Бүген Татарстанның авыл җирлекләрендә 912,6 мең кеше яши. Авыл кечерәя, картая, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында. "Ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими. Бу Россия буенча күрсәткечләр....
-
Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырып карый ала
7 февральдә республика буенча әти-әниләргә рус теленнән имтихан биремнәрен эшләп карау мөмкинлеге бирелә. БДИ тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак. Бездә ул 7нче мәктәптә узачак. Сәгать 11 дә башлана, ярты сәгать барачак. Катнашу ирекле
-
Лениногорскилылар "Яшьлек" паркында уйнады-күңел ачты (фотолар)
Туган якны өйрәнү музее "Гора" туристлык станциясе белән бергә "Яшьлек" паркында кызыклы чара оештырды. Анда мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләге булган һәркем катнаша алды. Халык уеннары уйнадылар, кайнар чәй эчеп, җылынып алу мөкинлеге дә тудырылган иде.