5 март 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилы Зәй хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде
Ул - моңа кадәр Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары булып эшләгән Рим Әмиров, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" сайты. Аның белән сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин таныштырган. Рим Рифович коллективка : -Алдагы эшчәнлегемнән коллектив канәгать калды, Мин -төньяк флоты этабын узган хәрби табиб, сезнең белән дә килешеп эшләрбез,...
-
Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә сугыш ветераннары белән очрашу
4 март көнне мәктәптә «Бәйрәмегез котлы булсын ветераннар» дигән очрашу үтте. Сугышлы авылы җирлегендә (Юлтимер авылында) ике ветеран - Хабиров Миңнебай Галим улы һәм Мифтахов Мирза Зәки улы яши. Алар икесе дә урта мәктәпне тәмамлагач 1941 елда сугышка китәләр һәм исән-сау әйләнеп кайталар. Миңнебай бабай гомере буе колхозда агроном булып...
-
Казанда бер ир-ат лифт шахтасына егылып төшеп үлгән
Фаҗигале хәл Казанның Әпсәләмов урамындагы күп катлы йортларның берсендә була. Беренчел фаразлар буенча әлеге ир-ат йортның 7 нче катыннан 20 метр биеклектән лифт шахтасына егылып төшкән. Табып алган вакытта ир-ат әле исән була. Ашыгыч рәвештә аны хастаханәгә алып китсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Каравылчы әлеге ирнең бу...
-
Лениногорскиның 7 нче мәктәбендә “Яшь талантлар” бәйгесе
Шушы көннәрдә 7нче мәктәп базасында муниципаль район буенча "Яшь талантлар" дип аталган татар җыры бәйгесе үтте. 11нче гимназиянең "Сәйлән" җыр төркеме I урын яулады. Бәйгене оештырган Мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бирү буенча методист Ландыш Рамазанова һәм 7нче мәктәпнең милли белем бирү буенча мәдир урынбасары Рәмзия Хәмит кызына барлык...
-
Балалар арасында Коръән уку буенча конкурс оештырыла
25 мартта Яр Чаллының "Ак мәчет"ендә балалар арасында Коръән уку буенча 20нче мәртәбә конкурс уздырыла. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә үткәрелә. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Анда 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид буенча укый...
-
Лениногорскилылар “Россия патриотларын үстерәбез” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре исемлегендә
"Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия конкурсында республиканың бөтен районнары катнашты. Алар арасында безнең район да бар. Конкурс нәтиҗәләре буенча шәһәребезнең 2 нче мәктәбе яшьләрдә хәрби-патриотик тәрбия эшен оештыруда зур өлеш кертүе өчен җиңүче дипломы белән бүләкләнде. II дәрәҗә Диплом белән шәһәребезнең 4 нче, 7 нче, 13 нче мәктәпләре бүләкләнде. Лауреат дипломын...
-
Лениногорскиның “Пируэт” бию төркеме “Созвездие-Йолдызлык-2015” фестивалендә катнашты
2-3 март аралыгында Азнакай шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең зональ туры үтте. Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда безнең лениногорскилылар да катнашты. "Пируэт" хореография бию ансамбленең кечкенәләр төркеме "Хореография" номинациясендә I урынны яулады. "Конферанс" номинациясендә Азат Кашапов җиңүче булды. "Вокал-соло" буенча беренче урында - Алия Биктимирова, икенчедә - Вероника Пустоварова. 13-18...