5 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга йолдызлар ниләр фаразлый
6 - 12 март КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада башкалардан аерыласы килү, үзегезгә игътибарны юнәлтү теләге көчле булачак. Чәчегезне үзгәртәсе, гардеробтагы киемнәрне яңартасыгыз килер. Тәвәккәлләгез, әгәр болар барысы да теләк кенә булып калса, элеккеге халәтегезгә кайтырсыз, кәефегез төшер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны бик яхшы кәеф белән башлар. Шуңа да эшегездә дә, өйдә...
-
Лениногорскилылар, ГАИ рейдларына әзер булыгыз
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча бу арада безнең шәһәр һәм районда ЮХИДИ рейдлары үткәрелә. Мисал өчен, балалар креслоларын тикшерү белән бәйле 7се, 13е булачак, аек булмаган машина йөртүче рейды 11е, 18енә планлаштырылган. Җәяүле кичүенә (пешеходный переход) 7сеннән 12сенә кадәр аеруча зур иътибар итәчәкләр. Бала-пассажир 14 еннән 19сына кадәр сузылачак, диелә. Игътибарлы...
-
Лениногорскида язгы ташкынны кайчан көтәргә
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, безнең районда язгы ташкын апрельнең беренче ун көнендә булыр дип фаразлана. Тикшеренүләрдән аңлашылганча, су басу куркынычы аеруча Сугышлы, Керкәле, Яңа Шөгер һәм Сарабиккол авылларына яный. Шулай ук районыбызның 14 торак пункты су басу куркынычы булган зонага керә. 303 торак йорт...
-
Йөземле сырниклар
500 г эремчек, 3 аш кашыгы он, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, бераз йөзем, әвәләү өчен он, кыздыру өчен үсемлек мае. Йөземне кайнар суда йомшартырга һәм дуршлагка салып саркытырга. Эремчекне шикәр комы белән бергә иләк аша үткәрергә. Эремчеккә он белән йомырка кушып камыр басарга һәм йөзем кушып болгатырга....
-
Иртәгә Шөгердә бәйрәм концерты була
6 март Шөгер авылы мәдәният йортында танылган артистлар концерт куячак. Анда Рәзил Камалов, Резидә Ганиуллина, Алмаз Мирзаянов һәм Раил Гыйззәтуллин катнашачак. Башлана сәгать- 19.00да. Билет бәясе - 200 сум.
-
Лениногорскида җәяүлене бәрдергәннәр
Бу хәл шәһәребездә атна ахырында була. Көндезге икеләр тирәсендә Шашин урамы 45 "А" йорты янында 34 яшьлек "Дэу Матиз" автомобилен йөртүче ханым идарәне югалта һәм 21 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, яшь ир-егетнең тезе җәрәхәтләнә. Аны үзәк хастаханәгә илтәләр. http://tatar-inform.tatar/
-
Яшь лениногорскилылар паспортлы булды (фотолар)
Кичә шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Мин Россия гражданины" дигән чара, паспортлар тапшыру тантанасы узды. Барлыгы егерме биш 14 яшьлек егет-кызлар килгән иде. Аларга паспортны Полиция начальнигы урынбасары А.В. Алексеев һәм эчке эшләр бүлегенең миграция сораулары буенча бүлек башлыгы Лилия Юнысова тапшырды. Әлеге чарага яшүсмерләрнең әти-әниләре дә килгән иде. Алар...