5 май 2017 яңалыклары
-
Лениногорск журналистлары өмә ясады (фотолар)
Экологик икеалыйк кысаларында "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" журналистлары үз территорияләрен чистартырга чыкты. Редакция каршындагы газоннан шактый гына чүп-чар җыелып алынды. Тырмалап та алгач, үләннәр яшәреп, үсеп киткәндәй булды, урам ямьләнеп калды.
-
Җитәкчеләрнең акчаларын саныйбыз: кем күпме эшли? [+ИНФОГРАФИКА]
Дәүләт хезмәткәрләре 2016 елга керем декларацияләрен тапшырды. Кеше акчасын санарга ярамый, диме әле халык мәкале? Анысы шулай, кеше акчасында кемнең ни эше бар. Тик менә сүз түрәләрнең еллык кереме турында барганда, үзеннән-үзе саныйсы килә башлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов салым хезмәтенә тапшырган еллык керем декларациясе нәтиҗәләре буенча, 2016 елда 7,5...
-
Таныш булыгыз, яңа катнашучылар: Гөлшат һәм Владимир Воробьевлар
Конкурсыбызга Лениногорскидан Гөлшат һәм Владимир Воробьевлар пары кушылды. Фотолар 10 майга чаклы кабул ителә, аннан тавыш бирү башланачак.
-
Балалар республика хастаханәсендә үпкәгә ясалма вентиляция аппараты прокат пункты ачыла
Татарстанда Балалар республика клиник хастаханәсендә Россиядә беренче булып, өйдә куллану өчен үпкәгә ясалма вентиляция аппаратлары прокат пункты ачыла. Проект Русфонд ярдәмендә тормышка ашырыла, дип яза "Коммерсант". Якын арада авыр хәлдәге биш бала аппарат алачак. Алар еллар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр. Хәзер исә әлеге аппарат белән өйдә дә дәвалана алачаклар. Клиникада...
-
Остров-град Свияжск может войти в Список Всемирного наследия ЮНЕСКО
Остров-град Свияжск, расположенный у слияния рек Волга и Свияга в Зеленодольском районе Татарстана, может в нынешнем году войти в Список Всемирного наследия ЮНЕСКО. Об этом сообщает РИА Новости. Представитель России в ЮНЕСКО Александр Кузнецов сообщил: «Будут рассматриваться и две новые заявки: город-памятник Свияжск в Татарстане и совместный проект России и...
-
Күрше шәһәрдә пакетка төрелеп, су буенда ике атна буе яткан кыргыйларча үтерелгән кеше мәете тапканнар
Әлеге коточкыч табышны Зәй шәһәре сулыкларында балык тотучы ир-атлар күреп алган. 20-25 яшьлек хатын-кыз пычак белән кадап үтерелгән дип фаразлана. Суда мәет ике атнадан артык яткан булырга мөмкин. Хәзерге вакытта ул экспертизага җибәрелгән. Тикшерү бара. http://matbugat.ru/ Кайбер фаразлар буенча, үлгән хатын-кыз лениногорскилы булган икән.
-
Бәйгебезгә яңа катнашучылар кушыла тора: Лениногорскидан Магдиевлар гаиләсе
Гөлназ һәм Айдарның гаилә корып яшәүләренә җәй көне 4 ел була. Радэль исемле малай үстерәләр.
-
Шөгер укучылары агач утыртты (фотолар)
В.П.Чкалов мәктәбе 8нче сыйныф укучылары үз авылларын яшелләндерүгә өлешләрен кертте. Алар авыл Мәдәният йорты территориясендә чыршылар утыртты. фотолар Шөгер авылының ВКонтактедагы страничкасыннан алынды
-
Лениногорскида Василий Пелипенко истәлегенә мемориаль такта ачыла
Иртәгә, 6 май көнне, сәгать 10.00да Куйбышев урамы 7 нче йортта Василий Дмитриевич Пелипенко истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
-
Лениногорскида салкынча һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Республика районнарында урыны белән яңгырлар көтелә, дип яза Татар-информ. Көн дәвамында төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы +7..+12 градусны тәшкил итә.
-
Бәйгебезгә Каримовлар гаиләсе кушыла
Лениногорск шәһәреннән Айрат белән Алия бергә 3 ел. Кыз үстерәләр. Лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез: бәйгегә фотолар кабул итү 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстанда ике КамАЗны тик торганда "җир йоткан" [+ВИДЕО]
Әлеге видеоязманы интернетка шушы гаҗәп хәлне үз күзләре белән күрүчеләр җибәргән. Яр Чаллының «Кориб» оешмасы территориясендә булган бу ЧП. Тик торганда ике йөк машинасы җир астына төшеп китә. Гаҗәп хәл дими, ни дисең. http://matbugat.ru/
-
Урдалыда "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе узды
Урдалы авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Обелиск янына җыелган балалар фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең шигырьләрен тыңладылар. Узләре дә сугыш турындагы шигырьләр яттан сөйләделәр. Әлфинур Галимова,Урдалы Автор фотолары
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!
Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын. Күңелләрегез күтәренке, көннәрегез кояшлы булсын!