5 июнь 2015 яңалыклары
-
Их, Сабан туйлары җитә
Ял көннәрендә авылга кайтып барышыбыз иде. Тимәшне узганда, ат арбасына төялешкән бер көтү егетләрне күреп алдык. Аларның шаярышып-көлешеп йорттан-йортка кереп, сөлге-яулык җыеп йөрүләре икән. Куакбаш авылына килеп кергән идек, анда да халык, олысы-кечесе, шау-гөр килешеп Сабан туена бүләк җыя. Бу юлы түзмәдем, машинадан төштем дә, "сабантуйлылар"ны фотосурәткә төшердем. Сабан туе...
-
Мордва-Кармалка авылында “Балтай” бәйрәме була
7 июнь көнне Мордва-Кармалка авылында мордваларның "Балтай" республикакүләм бәйрәме узачак. Ул иртәнге сәгать 10.00 да башланып, көне буе дәвам итәчәк. Биредә төрле фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, милли ашлар күргәзмәсе, милли уеннар оештыралачак. Авыл урамнары буенча яфраклар белән бизәлгән "Аю" йөреп, кунакларны коедан алынган изге су белән коендырулы бик күңелле бәйрәм...
-
Шөгер Сабан туена Мөнир белән Рамил килә
6 июнь көнне Иске Шөгер авылы Сабан туена Мөнир Рахмаев белән Рамил Шәрәпов киләчәк икән. Башлана сәгать 10.00 да.Бик күңелле булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Кайда барыйм икән дип баш ватсагыз, Шөгергә килегез, үкенмәссез!