5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә яшь егет чәчәк белән балдак бүләк итеп, мәхәббәтен аңлаткан
Җомга көнне, ягъни, җиденче октябрьдә сәгать көндезге уникедә җырчы Илсөя Бәдретдинова диван сату кибетенең ачылыш тантанасына чакыра. Сату ноктасы Нариманов урамы, 44 нче йорт адресындагы "Мебельный базар"ның яңа корпусында урнашкан. Хыялларны тормышка ашыру, бизнес өлкәсендә конкурентлык һәм алдагы көнгә планнар-өметләр - җырчы белән бүгенге сөйләшүебез әнә шул хакта булды. -...
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе үтәчәк
6 октябрьдә район һәм шәһәр халкы өчен эш урыннары ярминкәсе үтә. Бу юлы аны Мәдәният сараенда оештыралар. Сәгать 10 да башлана.
-
Тиздән тавыш бирү башланачак, конкурста катнашучылар белән таныша торыгыз
Конкурсыбызда катнашучыларның кайберләре белән таныша торыгыз. Карагайдан Миләүшә Әхмәтова Керкәледән Илгиз Сәхаув Шөгердән Ләйлә Бабаева Урдалыдан Бриллиант Хәерова Түбән Чыршылыдан Фәридә апа Зыятдинова Шөгердән Резидә Хаҗиева Урдалыдан Рәсимә апа Бәдретдинова
-
Лениногорскилылар, “Заман сулышы” газетына арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр һәр почта бүлекчәсендә "Язылу декадасы" уздырыла. Бу көннәрдә 2017 елның беренче ярты еллыгына газет-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. "Заман сулышы"на ярты елга ташламалы язылу - 525 сум 72 тиен. Ташламасыз бәясе - 600 сум.
-
Табиблар кесарев кисеме ясаганда хатын-кыз эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар
Уфадан бер хатын-кыз шәһәрнең 3нче бала тудыру йортын судка биреп 500 мең сум түләткән. Мәләвез шәһәрендә яшәүче Уфаның бала тудыру йорты табибларын судка биргән һәм откан, дип яза "Башинформ" «Башкортостан» ДТРК га сылтама белән. Зыян күрүче сүзләренчә, Уфа табиблары кесарев кисеме ясаганда аның эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар....
-
Артистлар мәктәптә ничек укыган?
Бүген Россиядә Халыкара Укытучы көне билгеләп үтелә. Укытучы - дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Татар эстрадасы артистлары беренче укытучыларын хәтерлиме, мәктәптә ничек укыганнар икән? Бу хакта Intertat.ru...
-
Лениногорск кызы “Казан ярыммарафоны”нда катнашкан
Казанда узган "Казан ярыммарафоны" йөгерүендә шәһәребезнең 1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Валерия Плаксина да катнашты, дип хәбәр итәләр әлеге мәктәптән. Марафон Россиянең 46 төбәгеннән 1 мең 500 кешене җыйган. Спорт чарасының бер өлешендә түбәтәй киеп йөгергәннәр. Безнең Валерия дә анда катнашып, 3 километрлы дистанцияне узган һәм җиңүчеләр исемлегенә кергән. Ул шәһәрнең...
-
Россиядә йод белән баетылган тоз гына сатыла башларга мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый канун проекты әзерли башлаган. Аның нигезендә Россиядәге барлык тозны да йод белән баетырга җыеналар. Әлеге чараны кулланырга җыенуның төп сәбәбе - халыктагы йод дефициты. Бу илнең һәр төбәгенә дә кагыла. Шуның аркасында төрле авырулар үсеш ала. Бу уңайдан Эндокринология фән үзәге тарафыннан әзерләнгән мәгълүматлар да...
-
Күрше шәһәрдә кысылып калган баланы коткарганнар
Әлмәттә тимерчыбык арасына аягы кысылып калган баланы коткардылар. Бу хәл 8 Март урамындагы бер йорт янында була. МЧС хезмәткәрләре металл койма арасына тезе белән кысылып калган 10 яшьлек баланы махсус инструмент ярдәмендә коткаралар. http://www.almet-rt.ru/
-
Татарстанда балыкчы батып үлгән
Фаҗига кичә көндез булган. Яшел Үзән районында "Чайка" көймә станциясе тирәсендә, Идел елгасындагы, фаҗига хакында коткару хезмәтенә 11:05 сәгатьтә хәбәр ителә. Водолазлар төркеме ярдәмендә 1964 елгы ир-атның үле гәүдәсе ярга чыгарыла һәм хокук сакчыларына тапшырыла. Балыкчы су объектларында куркынычсызлык кагыйдәсен бозган, дип фараз кылына. http://intertat.ru/
-
2017 елда тәмәке бәясе 20 сумга артырга мөмкин
Бу Финанс министрлыгы 2017-2019 елларда тәмәкегә акцизларны 10 процентка индексацияләгән очракта шулай булачак. 71Финанс министрлыгы 2017-2019 елларда тәмәкегә акцизларны 10 процентка индексацияләгән очракта, 2017 елда бер кап тәмәкенең бәясе 10-20 сумга күтәрелергә мөмкин. "Бат Россия" компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры Алексадр Лютый "Известия" газетасына шулай дип белдергән. "Җитештерүчеләр, акциз ставкалары...
-
Лениногорскилылар өчен 5 октябрьга йолдызлар фаразы
Овен: Овнам 5 октября опасно заводить какие-либо серьёзные разговоры по душам. Человек, к которому вы хотите "достучаться", не оценит ваш порыв. Займитесь другими делами, а важную беседу отложите на более поздние сроки. Телец: Тельцам сегодня предстоит в корне пересмотреть свой привычный рацион. Цифра, увиденная на весах, станет для вас толчком...
-
Лениногорскида бүген 20 градуска кадәр җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 5 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә явым-төшем көтелми, көндез республиканың төньяк районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтималы да бар. Көн дәвамында көньяктан талгын җил исә....
-
Вәсилә Фәттахова ире: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»
Илгиз Габдеракыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли. Илгиз белән без Вәсиләсез тормыш, ялгызлык ачысы һәм балалар тәрбияләү турында сөйләштек. - Ялгызлык белән ничек көрәшәсез? - Вәсилә интервьюларның берсендә:...
-
Ерак араларга йөрүче поездларга билетларны бүгеннән 20% ташлама белән алып була
Акция 2 ноябрьгә кадәр гамәлдә. Горький тимер юллары (ГЖД) "Иртәрәк планлаштырыгыз" акциясендә катнашып, ерак араларга йөрүче поездларга билетларны 20 процентлы ташлама белән алырга тәкъдим итә. Бу хакта оешма үзе хәбәр итә. Тәкъдим бүгеннән, ягъни 5 октябрьдән гамәлдә, ул 2нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шундый ук акция 7 ноябрьдән 22 декабрьгә...