5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Бер ир кеше подвалда икенче гаиләсен тоткан
Италиядә яшәүче Мисыр (Египет) кешесе подвалда икенче гаиләсен тоткан. Аның рәсми рәвештә язылышкан хатыны һәм өч баласы бу хакта берни белмәгәннәр. Бу хәл очраклы рәвештә ачылган. Рәсми гаиләсен рәнҗеткән өчен бу ир хөкем ителгән, хакимият органнары аны өенә якын килүне тыйганнар. Әмма аның килүен күреп, хатыны полиция чакырткан. Ир законны...
-
"Төп пассажир"га һәйкәл ачарга тәкъдим итәләр
Һәлакәткә юлыккан Airbus A321 самолетының "төп пассажиры" - 10 айлык Дарина Громовага һәйкәл ачарга тәкъдим итәләр. Әлеге идеяне интернет челтәрендә күтәреп чыкканнар, һәм аны 160 меңләп кеше хуплаган да. Алар фикеренчә, һәйкәл Пулково аэропортында урнашырга һәм "төп пассажир" анда кулына уенчык самолет тоткан рәвешендә булырга тиеш. http://shahrikazan.com/
-
Ял көннәрендә шахмат турнирына килегез
7 һәм 8 ноябрьдә 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бәйрәм чараларына багышланган шахмат турниры. 7 ноябрьдә 10.00 да, сигезендә 12. 30 да башлана
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе була, килегез
6 ноябрь - Республика Конституциясе көнендә шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе була. Гадәттәгечә, арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Ярминкә иртәнге сәгать 8.00 дә башлана. Сәгать 9.00 да концерт та булачак.
-
Җырчы Чәчкәдән яңа клип. Карыйбыз!
Бүген җырчы Чәчкә "Карганмыйм язмышка" дип аталган җырына төшерелгән клибын тамашачыларга тәкъдим итте. Карап карыйк:
-
Өченче самолет һәлакәткә очраган. Кырымда!
Кырымда шәхси самолет һәлакәткә очраган. Исән калучылар юк, диелә. Соңгы мәгълүматлар буенча 4 кеше үлгән. Cessna шәхси самолет һәлакәткә очраган. 18:10 сәгатьләрдә МЧСка һәлакәт турында хәбәр керә. Якынча мәгълүматлар буенча анда пилот, берничә пассажир булган. Алар саны хәзер ачыклана. Самолетта Никон атакайның булуы мәгълүм. Исән калучылар юк. Хәзер тикшерү эшләре...
-
Синай ярымутравында самолетның һәлакәткә очрау сәбәпләре ачыкланды
Әйтик, "Аль-Масри аль-Яум" басмасы үз чыганакларына таянып, шундый фикер җиткергән. Бу хакта "РиаНовости" язып чыкты. Хак булса Мисыр басмасы бу хакта "кара тартма" язуларына таянып нәтиҗә чыгарган. Двигательнең ни сәбәпле шартлавы лаборатор анализ нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Моннан тыш очучыларның һәлакәткә кадәр җирдәге хезмәтләргә мөрәҗәгать итмәве дә ачыкланган. Исегезгә төшерәбез,...
-
Лениногорскида һава торышы: карлы яңгырлар көтелә
Бүген, 5 ноябрь көнне Лениногорскида болытлы көн. Көндез яңгыр яварга мөмкин. Кичке буйда көчле кар явуы көтелә. Температура көндез +1, төнлә 0 градус булачак. 6 - 8 ноябрь аралыгында болытлы көн көтелә. Көн дәвамында кар явачак. Температура көндез +1, -3 градус, төнлә +1, -4 градуска кадәр булачак.