5 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск ЗАГСында Гареевлар гаиләсен "алтын туй"лары белән котладылар (фотолар)
Гәреевлар гаиләсе 5 ноябрьдә "алтын туйларын" билгеләп үтте. Юбилярларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаэль Нурмөхәммәтов котлады. Сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез, диде алар.
-
Югалган икенче шөгерленең дә үле гәүдәсе табылган
Эштән кайтканда ике шөгерле югалган иде. Берсенең үле гәүдәсен Шушмадан тиз таптылар. Икенче шөгерлене шактый эзләделәр. Менә бүген социаль челтәрләрдәге Шөгер төркемендә Шушма елгасыннан икенчесе - Йосыф Гыйләҗевның да үле гәүдәсе табылды, дип хәбәр итәләр. Андагы язмага караганда, тикшерү эшләре алып бару өчен Россия Тикшерү комитетыннан вәкилләр көтәләр. https://vk.com/shugurovo_116
-
Әлмәт районы әбиләрен карагыз әле, ниләр кыланалар (ФОТОЛАР)
Әлмәт районы Габдрахман авылы актив әбиләре спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта авылның Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин үзенең Инстаграм челтәрендә язып куйган. "Сәрбиназ" ансамбленә йөрүче әбиләр атна саен спортзалга килеп, төрле күнекмәләр ясый, йөгерә, хәтта гол кертә икән. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Габдрахман әбиләре озакламый клип та төшерергә җыена....
-
Лениногорск музеенда "Сәнгать төне" үтте (фотолар)
Туган якны өйрәнү музеенда үткән әлеге чара бөтенроссия акциясе кысаларында үтеп, Россия киносы елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Көндез балалар һәм өлкәннәр музей экспозициясе белән танышты. Кичен кунаклар кино геройлары костюмында килгән иде.
-
Бәйгебезгә Лениногорскида яшәүче Тәнзилә Халикова кушыла
Әнине без яратабыз, Әнине без үбәбез. Исәнлек һәм бәхет-шатлык Без аңарга телибез, ди улы Динар, кызы Алинә.
-
Ивановка авылында мәчет ачылды (фотолар)
Бүген Ивановка авылында мәчет ачылды. Бәйрәмгә кунаклар килде, авыл халкы җыелды. Әлеге авылдагы изге йорт төзелә башлауга дистә елдан артык вакыт үткән. Аны башлаучы, башыннан ахырына хәтле оештырып йөргән кешесе Туктаргали агай Талипов. Кызганыч, мәчет ачылу тантанасында үзе катнаша алмады, бик каты авыр хастаханәдә ята, диделәр. Хатыны Нәгыймә бар иде....
-
Лениногорскилылар Казанда фестивальдә чыгыш ясады (фотолар)
Социаль челтәрләрдә менә ниндирәк фотолар күренә.
-
Илсөя Бәдретдинованың ачуын чыгарганнар, ә ул 400 пилмән ясаган [фото]
Ачуыгыз чыкса, кинәт кәефегез китсә нишлисез? Нервыларны тынычландырыр өчен төрле ысуллар кулланып була диярсез. Ә менә Илсөя Бәдретдинова психлангач, ашарга пешерә икән. «Психландым… Кулдан бөкмәгән… но өйнеке өйнеке булыр әле ул. Әзрәк сыер ите, әзрәк каз итеннән фарш. Авыл күкәеннән камыр… Авылдан посылка килде. Дуслар исән булсыннар.», дип Илсөя инстаграм...