5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: боткаларны дөрес пешерү ТӘРТИБЕ
http://shahrikazan.com/
-
Бүгеннән бары тик чип куелган мех туннар гына сатыла башлаячак
Августта кабул ителгән махсус закон бүгеннән эшли. Әгәр дә мех эшләнмәләргә чип куелмаган икән, аларны сату закон нигезендә тыела. Махсус RFID-метка куелмаган очракта, сатучыларны «тәрбияләү» белән Роспотребнадзор шөгыльләнә башлаячак. Туннарны шулай итеп маркировкалау өчен эшмәкәрләргә 1 октябрьгә чаклы вакыт бирелгән иде, соңрак аны 5 декабрьгә кадәр озайттылар. Әлеге законны гамәлгә...
-
Иң яхшы Коръән укучы Лениногорскида яши (фотолар)
4 декабрьдә Азнакай Мәдәният йортында Коръән укучылар бәйгесенең региональ туры узды. Бәйгедә үз шәһәрләрендә призлы урыннар алган Лениногорск, Урыссу, Баулы, Бөгелмә һәм Азнакайдан вәкилләр катнашты. Беренче урынны лениногорскилы Хәдичә Әүһәдиева яулады.
-
Лениногорскилылар, иртәгә буран көтелә
Иртәгә 6 декабрьдә Татарстанда төнлә һәм көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көчле кар явачак, буранлаячак, күз күреме 500-1000 м булыр дип фаразлана. Көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчәючән җил көтелә. Юлларда кар көртләре. http://tatar-inform.tatar/
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә ачылды (фотолар)
3 декабрь көнне шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә мөмкинлекләре чикләнгән талантлар өчен үткәрелгән "Синең мөмкинлегең" исемле бәйгенең нәтиҗәсе. Күргәзмә ачылу тантанасында "Алый парус" үзәге һәм 14нче мәктәп укучылары катнашты. Күргәзмә 2017 елның гыйнвар азагына кадәр эшлиячәк, дип хәбәр ителә музейның ВКонтактедагы страничкасында.
-
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә
28 ноябрь - 4 декабрь аралыгында эчке эшләр бүлегенә 178 хәбәр килгән, 10 җинаять теркәлгән. Исерек хәлдә сигез автомобиль йөртүче тоткарланган, 27 матди зыян китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Саклау кагыйдәсен бозган өчен дүрт корал алыну факты ачыкланган. өч кеше кәрәзле телефоны югалуы турында хәбәр иткән, аның берсе табылып, хуҗасына кайтарылган.
-
Безгә нинди грипп килә?
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, россиялеләрне гриппның "кискен чоры"на кадәр медицина битлекләре һәм юыну чаралары алып куярга өнди. Әмма әлегә вируска каршы кулланыла торган препаратлардан файдаланмаска тәкъдим итә. - Әлегә грипп килде, дип әйтергә иртәрәк. Әмма аннан саклану чараларын алып куя башласагыз ярый, - ди ул. Саклану чаралары дигәндә, җитәкче битлекләр,...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә мөмкинлекләре чикле булган балалар җыелды (фотолар)
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә чара узды. Узган якшәмбе, 4 декабрьдә, "Ихлас" мәчетенең никахлашу залына мөмкинлекләре чикле булган балалар әти-әниләре белән килгән иде. Бирегә шулай ук мәчеткә укырга йөрүче балалар да җыелды. Кечкенә кунакларны аниматорлар уйнатты, алар белән кызыклы бәйгеләр үткәрде. Булат хәзрәт Раупов мәчеттә урнашкан музейны курсәтте, тарихы...
-
Лениногорскилылар, салкыннар йомшара
Гисметео фаразларына караганда, бүген, 5 декабрьдә, Лениногорскида һәм районда болытла һава саклана, кар явуы көтелә. Һава температурасы -13 -12 гардус булачак. Иртәгә, 6 декабрьдә, шулай ук болытлы булачак, әзрәк кар явычак. Температура -12 -6 градус булыр дип көтелә.
-
Лениногорскилылар, 2017 елда чит ил паспортын ясату утыз процентка юньрәккә төшәчәк
Ләкин бер шарт бар - гаризаны дәүләт хезмәте порталы аша бирергә кирәк. 2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар - аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә...
-
Лениногорскилыларга 5 декабрьгә йолдызлар фаразы
Овен: В отсутствие тревог и суеты Овны сегодня вплотную займутся своим внешним видом. Для начала вы решите привести в порядок свой гардероб, который явно перестал соответствовать промозглой погоде. Телец: Тельцы встретят утро этого дня в крайне дурном настроении. Сегодня у вас так и не появится желание вступать с кем-либо в...