6 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Подъездда табылган малайның әти-әниләре һаман табылмаган
3 гыйнвар көнне Казан урамнары йортының берсендә 3 яшьлек малайны табып алганнар иде. Аның якыннары әле дә табылмаган, дип хәбәр итә Казанның эчке эшләр идарәсе. Малайны полиция хезмәткәрләре каланың бер сырхауханәсенә тапшырганнар. Табиблар әйтүенчә, малай сау-сәламәт. Аның якыннарын эзләү дәвам итә. Малайны эзләп килүчеләр булмаган.
-
Лениногорск моржлары җиңү белән кайтты
Лениногорск спортчылары Илфат Абдеев һәм Рафаэль Әскәров Төмәндә уздырылган халыкара кышкы йөзү бәйгесендә җиңү яулап кайтты, дип хәбәр итә "Лениногорский журнал". Кубок өчен ачык турнирда алар беренче урын яулаган. Татарстан спортчылары биредә дөньяның 18 иленнән килгән йөзүчеләр белән көч сынашкан. Ә Россия данын 49 өлкә спортчысы яклаган. Алар арасында Татарстанның...
-
Боз сараена тимераякта шуарга кил
Эш вакыты: шимбә- 17.00дән - 21.00гә кадәр, якшәмбе - 13.00дән - 16.00гә һәм 18.00дән - 21.00гә кадәр Бәйрәм көннәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында Боз сарае сәгать 13.00дән - 17.00гә кадәр эшли. Тимераякта шууның 1 сәгате: балалар өчен: шугалакка керү - 50 сум, прокатка тимераяк - 50 сум; зурлар өчен: шугалакка...
-
Чаңгы, тимераякта шуарга “Яшьлек” стадионына кил
26 декабрьдән "Лыжная база" прокатка чаңгы бирә башлый. Бәясе: 1 сәгате (зурларга да, балаларга да) - 100 сум. Укучыларга (физик культура дәрес вакытында) - 50 сум. Эш вакыты: 8.00дән - 16.00гә кадәр. Шимбә-якшәмбе: 10.00дән - 16.00гә кадәр. Үзең белән паспорт, 14 яше тулмаган балаларга туу турында таныклык алып килү шарт....
-
Куркыныч янавын сизсәгез – шалтырат
Шикле кешеләр яисә әйберләр күргән очракта, экстермизм, терроризм белән бәйле фактлар турында түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин: 02, 2-72-20 - Лениногорск эчке эшләр бүлеге 5-12-68 - Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Лениногорск бүлеге 5-12-90 - Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе