6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лениногорск мәктәбе укучылары хоккей уйнады
Иске Шөгердә район мәктәбе укучылары арасында район башлыгы кубогына хоккей уеннары үтте. Шөгер, Иске Шөгер, Зеленая Роща, Зәй-Каратай, Куакбаш, Тимәштән - барлыгы алты команда катнашты. Нәтиҗәдә, Куакбаш мәктәбе командасы беренче урынга чыкты. Икенче урында - Шөгер мәктәбе, өченчедә - Тимәш мәктәбе командалары, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм...
-
Трассада туңып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар
Берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.Без бу турыда язган идек:http://www.zamansulyshy.ru/tt/hbrl/item/5788-orenburg-өlkәsendә-buran-vakyityinda-yulda-kaluchyilar-nichek-isәn-kalularyin-sөylә 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак...
-
Иртәгә "Юбилейный" паркында бәйрәм була
Иртәгә, 7 гыйнварда "Юбилейный" паркында Раштуага багышланган бәйрәм чарасы була. Костюмнар конкурсы, уеннар, концерт. Рәхим итегез! Башлана 16.00 сәгатьтә.
-
Лениногорскида алдагы көннәргә һава торышы
Бүген Лениногорскида шактый салкын, кич белән термометр - 22не күрсәтә иде. Иртәгә дә аяз һәм салкын булачак: көндез -14, төнлә -22 булачак. 8 гыйнварга бераз җылыта. Көндез -9, төнлә -15 булыр, дип фаразлана.
-
Лениногорскида берәү йортын "шартлатырга" җыенган
1 гыйнварда, Лениногорскида яшәүче, аек булмаган 30 яшьлек ир-ат шалтыратып, Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер йортны шартлатырга җыенуы турында хәбәр итә. Аны тиз арада тоткарлыйлар, хәбәрнең ялган булуын ачыклыйлар, ә шалтыратучы бик нык исерек була, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Исегездә тотыгыз, мондый "шаяртулар" өчен матди һәм...
-
Сезгә Үзәк чыршы ошадымы, әйдәгез, тавыш бирик
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы бөтен район һәм шәһәрләр арасында игълан иткән чираттагы "Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесенә гыйнвар азагында нәтиҗә ясалачак. Анда безнең шәһәр дә катнаша Ә менә бу бәйгедә үз районыңның Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәң, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашырга мөмкинлек бар. Моның өчен...
-
Желелы тавык рулеты
Рулет өчен: сөягеннән аерылган 600 г тавык боты яки түше, 1 чәй кашыгы аджика, 30 г желатин, 2 теш сарымсак. Тавыкны турыйбыз. Өстенә аджика, желатин, тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак салып болгатабыз һәм сок яки сөттән бушаган кәгазь тартмага тутырабыз. Тартманың авызын ябып куябыз. Тирән савытка су салабыз да...
-
Табибларны авылга эшкә кайтару өчен акча бирелә
Табибларны авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәсе һәм шәһәр тибындагы бистәләргә эшкә урнаштыру өчен Татарстанга дәүләт бюджетыннан 36 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кул куйган шул хактагы документ Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылды. 2016 елда бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвенең суммасы 1 миллион сум...