6 февраль 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида – чаңгы ярышлары
8 февральдә "Яшьлек" спорт комплексы территориясендә "Россия чаңгы юлы" ярышлары узачак. Старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк. Хатын-кызлар бер ярым, ир-егетләр өч чакрымга йөгерәчәк.
-
Лениногорскилы берәү коньяк сатканда тотылган
Лениногорскилы берәү кибет янында Казахстанда җитештерелгән коньяк сатып торганда тоткарланды, дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Хокук саклау органнарының бердәм эш итүе нәтиҗәсендә "эшмәкәр" тоткарлана. Аның сүзләре буенча, әлеге продукцияне Ленино янындагы трассадан сатып алган һәм монда 300 сумга саткан. Хәзерге вакытта административ тикшерү эшләре алып барыла.