6 февраль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида бер ир-ат өендә янып үлгән
5 февраль көнне шәһәрнең Нагорная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Кызганычка каршы, янгында 1970 елгы ир-атның гомере өзелә. Сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен үтәмәү.
-
Лениногорскида берәүне үз өендә яндырганнар
3 февраль көнне янгын сүндерү частенә шәһәрнең Ленинград урамындагы 71 нче йортында янгын чыгу турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өч катлы йортның икенче катыннан көчле төтен чыга торган була. Янучы фатирның күршеләре фатирда 1977 елгы хатын-кызның үзе генә яшәвен, аннан алдагы көнне исерек хәлдә күрүләрен, аның фатирда калу мөмкинлеген...
-
Лениногорскида һава торышы
Бүген, 6 февраль көнне Лениногорскида болытлы һава, кар явуы көтелә. Температура көндез -6 градус, төнлә -6 -11 градуска кадәр булачак. 7 февраль көнне, шулай ук болытлы һава саклана, урыны белән кар явачак. Температура көндез -7 -11 градус, төнлә -9 -13 градуска кадәр. 8 февраль көнне, шулай ук кар явачак. Температура...
-
Алданмагыз
Соңгы арада банк картасы белән бәйле алдаулар артты. Кырыгалдарлар болай эш итә: кәрәзле телефонга банк картасы блокировкалануы турында CMC хәбәр килә. Проблеманы хәл итәр өчен телефон номеры күрсәтелә. Гражданин ышанып, шул номерга шалтырата. Телефонның теге очында ир-ат яисә хатын-кыз үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, һәм ул банк картагыздан чит кешеләр...
-
Лениногорскиның гармунчы егете вафат
Юлтимер авылында Ринат Харрас улы Вилданов вафат. Апас районында туып, гомеренең күп өлешен Лениногорскига багышлаган кеше иде ул. Күп еллар колхоз рәисе булып торды, шәһәрдә халыкны тукландыру өлкәсендә эшләде, авыл җирлеге депутаты иде. Шәһәр һәм райондагы әдәби чаралар аның гармун моңыннан башка үтмәде, "Чишмә" берләшмәсенең актив члены булып, төрле очрашуларда...
-
Лениногорскида “Чаңгы юлы – 2015” уза
Шимбә - 7 февраль көнне шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә "Чаңгы юлы-2015" чаңгы ярышлары узачак. Җыелу вакыты сәгать 9.30да, старт 10.00 сәгатьтә бирелә. Хатын-кызлар - 1,5, ир-атлар 3 километрга йөгерәчәк. Теләкләре булганнар катнашырга чакырыла.
-
Лениногорск юбилее уңаеннан конкурслар
Муниципаль район һәм Мәдәният идарәсе, Мәдәният сарае, Туган якны өйрәнү музее катнашында юбилейга багышланган төрле бәйге- конкурслар игълан итте. "Юбилейлар парады" шәһәр һәм район үзешчән сәнгать фестивале Шартлары: фестивальдә шәһәр һәм район иҗат коллективлары, үзешчән артистлар, беренче сыйныфтан алып, унбергә кадәр булган укучылар, һөнәри һәм югары уку йорты студентлары, предприятие-...