6 февраль 2019 яңалыклары
-
2018 елда Лениногорск бюджеты кереме 1 миллирд сумнан арткан
Район предприятиеләрендә айлык уртача хезмәт хакы 13 процентка артып, 35 мең сумга кадәр җиткән.
-
Рөстәм Миңнеханов: Лениногорскида фермерларга ярдәм итү мәсьәләсе контрольдә булырга тиеш
Татарстан Президенты Лениногорск районы Советының 2018 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты.
-
Лениногорскига Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде (ФОТОЛАР)
Бүген Лениногорскига Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул шәһәргә килгәч, район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән "Виктория" теплица хуҗалыгын карады, аннан "Лениногорскнефть" идарәсенең тренировка паркында булдылар.
-
Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга рөхсәт итәчәкләр
Акчаларны кулга алу мөмкинлеген булдырмас өчен аларны медицина оешмалары счетларына гына юнәлдереп булачак.
-
Татарстанда лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар
Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум каралган.
-
Ришат Төхвәтуллин: “Абый мине чүкеп кенә тора иде”
Балачагы турында Ришат Төхвәтуллин “Күзгә күз карашып” тапшыруында Зифа Нагаевага сөйләгән. Ул кечкенә чагын матур бер хәтирә итеп искә ала. Үзенең кечкенә выкытта тиктормас бала булуын әйтә.
-
20 ел... чәчен юмаган...
Брайтонда (Бөекбритания) яшәүче Френки Клуни исемле кыз 6 яшендә чәчен үстерергә карар итә.
-
Хисап палатасы аудиторлары һәм югары җитәкче урыннарда эшләүчеләр арасында туганлык тыела
Бу хакта ТР Закон проекты Дәүләт Советы утырышында каралачак.
-
Юл штрафлары буенча белдерүләрне быелдан башлап электрон форматка күчерә башлаячаклар
Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрен тарату онлайн рәвешенә күчәчәк, - ди Татарстанның элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
-
Лениногорск шахматчылары җиңү яулады
Лениногорск шәһәренең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат ветераннарына багышланган блицтурнир булып узды. Анда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск уенчылары катнашты. Ярышлар хуҗалар өчен уңышлы үттеләр.
-
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк
Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән.
-
Лениногорскида алиментлар түләтү мәсьәләсе буенча гражданнар кабул ителде
5 февральдә Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшче төркем утырышы узды.
-
Лениногорск пенсионерлары игътибарына
12 февраль көнне 2нче спорт мәктәбе базасында (Заварыкин урамы, 4нче йорт) пенсионерлар арасында шахмат-шашка буенча турнир узачак, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе.
-
Лениногорскига Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килүе көтелә
Бүген, 6 февраль көнне Лениногорскига Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.