6 март 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга юбилей медальләре бирелде
Бүген шәһәр мэриясендә Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм өч тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Малик Сәлимов, Рафика Ямалтдинова, Нина Мещерякова һәм Александра Черенкова күкрәкләренә медальне шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән бу көнне шәһәргә халык белән очрашуга килгән Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров...
-
9 – 15 мартка йолдызнамә
Кучкар (21.03-20.04)лар, сезгә бу атнада күбрәк ял итәргә кушыла. Берәр эш башлар алдыннан яхшылап ял итегез, шуннан соң гына тотыныгыз. Җитәкчегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Беренче урында эшкә кагылышлы проблемалар булу сәбәпле, шәхси тормышыгызга вакытыгыз җитмәс. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, сез бергә эшләгән хезмәттәшләрегезгә ярарга тырышырсыз һәм шул ук вакытта уңышка да ирешерсез....
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсында лениногорскилылар да катнашты
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Мартка багышланган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Конкурста Бөек Ватан сугышында булган ханымнар, тыл хезмәтчәннәре катнашкан. "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Генераллар советы вәкилләре тәбрикләде. Сәхнәгә сугыш...
-
"Гади торт" рецепты
Әлеге торт 4 корждан тора: йөземле, какаолы, мәкле, чикләвекле. Бер корж өчен: 1 йомырка, 1 чәй кашыгы крахмал, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгәч (разрыхлитель), 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан он кирәк. Барысын бергә кушып болгатырга һәм һәр корж өчен кирәкле ингридиентны кушарга. Крем...
-
“Лениногорскнефть” идарәсендә кышны озату бәйрәме үтте
"Лениногорскнефть " идарәсендә узган кышны озату бәйрәмендә яңа төр спорт уены - биатлонны керткәннәр иде. Беренче тапкыр гына булса да, ул уңышлы килеп чыкты һәм идарәнең эштә дә, спортта да бердәм булуын тагын бер тапкыр раслады. Якшәмбе көнне спорткомплекс яны иртәдән шау-гөр килеп торды. Музыка уйнап тора, спортчылар, җанатарлар, тамашачылар...