6 апрель 2015 яңалыклары
-
Иске Иштирәктә ветераннарга медаль тапшырдылар
Узган атнада Иске Иштерәк мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Хәзерге вакытта Иске Иштирәк авыл җирлегенә караган өч авылда - Иске Иштирәк, Бәкер һәм Ялтауда 32 тыл ветераны бар. Шуларның 20се өйдән чыгып йөри алмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов алар...
-
«Юбилейлар парады» үзешчән сәнгать смотрының сайлап алу этабы тәмамланды
Быел ул Бөек Җиңүнең - 70, Лениногорск шәһәренең - 60, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган иде. Бер атна дәвамында жюри хөкеменә 12 предприятие, оешма һәм уку йортлары үз программасын тәкъдим итте. Болар - политехник колледж, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, педагогия колледжы, нефть техникумы, «Лениногорскнефть», «Лениногорскгаз» идарәләре, эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә,...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә яңа начальник
Ул - моңа кадәр биредә полиция начальнигы булып эшләгән Александр Васильевич Мищихин. Элеккегесе - Надир Закиров Республика Эчке эшләр министрлыгынының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсе һәм башкарма власть органнары белән үзара бәйләнеш идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән.
-
Лениногорск районы хөкүмәт бүләгенә лаек булды
Шушы көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәеновка энергияне сакчыл куллану һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча бәйге нәтиҗәләре буенча хөкүмәт бүләге тапшырылды. Әлеге чара "Казан ярминкәсе" үзәгендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту»...
-
Лениногорскида машина һәм мунча янган
Үткән ялларда Лениногорск шәһәре һәм районында ике янгын булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте. Шимбә, 4 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Лыжная урамында хәрәкәт иткән вакытта машина янып китә. Янгын сәбәбе ачыклана. Якшәмбе, 5 апрель көнне, 13 сәгать 10 минутта Иске Шөгер авылында бер мунча яна. Мунчаның...
-
Лениногорскида 7 апрельгә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 7 апрель көнне Лениногорскида аяз һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +1 +5 градус җылы. Төнлә 0 -3 градус булачак. 8 апрель көнне болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр явачак. Температура көндез +3 +4 градус, төнлә +2 -5 гадуск булачак. Яңгырлы...