6 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр
Рецепт өчен үлчибез Әзерлисе ризыкның никадәр уңышлы чыгуы - кирәкле әйберләрне дөрес күләмдә үлчәп алуга да бәйле. Күпчелек очракта, кулинария китапларында, сыек азык граммнарда күрсәтелә. Ә халыкта аш кашыгы, бал кашыгы яки стакан белән эшләү гадәте бар. • 1 стаканга 13 аш, 40 чәй кашыгы сыек ризык сыя. • Әгәр...
-
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә гамәли-методик семинар узды (фотолар)
Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясе кайнап торды. Әйтергә кирәк, татар рухында кайнады ул. Биредә "Заманча педагогик технологияләр куллану нигезендә компетенцияләр үстерү" темасына гамәли-методик семинар үтте. Анда районыбыз авылларыннан укытучылар, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы шәһәрләреннән дә укытучылар килде. Гимназия Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итә, шунлыктан аннан да доцент Гөлфия Гайнуллина ерак араларны...
-
Лениногорскида "Студентлар язы-2017" фестиваленә сайлап алу туры узды (фотолар)
4 апрельдә Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе "Студентлар язы-2017" фестиваленә сайлап алу этабы уздырды. Анда шәһәрнең уку йортлары студентлары катнашты. Чыгыш ясаучылар вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография, конферанс номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Иң яхшы номерлар 15 апрельдә Мәдәният сараенда Гала-концертта күрсәтеләчәк.
-
Лениногорскилылар,1 һәм 9 майда күпме ял итәсебез билгеле булды
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә. Яз һәм хезмәт бәйрәмендә: 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе көннәре)...
-
Районда агрохимикатлар белән эшләүчеләрне укыттылар
Шушы көннәрдә район хуҗалыкларында язгы чәчү вакытында пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләүче хезмәткәрләрне укыттылар. Ул Шөгер мәдәният йортында узды. Уку авыл хуҗалыгы идарәсе һәм "Гигиена, эпидемиология үзәге"нең Лениногорск бүлеге тарафыннан оештырылды. Агрохимикатлар белән эшләгәндә тиешле кагыйдәләрне үтәү, эремәләрне әзерләү, аларны саклау турында мәгълүмат бирелде. Агуланган яисә пестицидлар күзгә, тәнгә, сулыш...
-
Лениногорск шахматчылары блиц-лига җинүчеләре
Шушы көннәрдә Баулыда Республика көньяк-көнчыгыш төбәге шахмат буенча блиц-лига финалы узды. 2016-17 ел сезоны дәвамында югары урыннар яулаган шахматчылар финалда очрашты. Очколар суммасы буенча Лениногорск шахмат командасы беренчелекне яулады. Финалның төп турнирында җиңүче булып ФИДЕ мастеры лениногорскилы Владимир Шуваткин табылды. Ул безнең төбәкнең данын Казанга суперфиналда якларга барачак. Шәһәрләр вәкилләре...
-
БДИ тапшыру вакытлары билгеле булды
Татастанда бердәм дәүләт имитиханнарын тапшыру вакытлары билгеле булды. Имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан ук башланган иде, 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Татарстаннан меңнән артык укучы катнаша. Бу - узган елдагыга караганда өч тапкыр артыграк. Төп этап исә 29 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Аны 15 меңгә якын...
-
Лениногорскида мәҗбүри күчеп килгән гаиләгә торак сертификаты тапшырылды
Торак бүлеге мөдире Елена Романеева Венера Латыйповага социаль түләү турындагы дәүләт торак сертификатын тапшырды. Ул Венера Зәкиевнага сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде. Ә ул, үз чиратында, ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
-
Лениногорскида 200нче бала туды
5 апрель көнне Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә 200 нче бала тууы рәсми теркәлде. Нарасый шәһәребезнең бала тудыру йортында 3 нче апрель көнне дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни балага Роберт дип исем кушканнар. Чын күңелдән бу гаиләне шундый зур вакыйга белән котлап аларга якты киләчәк, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Лениногорск ЗАГС...
-
По поручению Президента РТ решается проблема обманутых дольщиков
В Казани владельцы 402 квартир в 5-м доме ЖК «Акварель» получат ключи. По поручению Президента РТ Рустама Минниханова создана постоянно действующая правительственная комиссия во главе с исполняющим обязанности Премьер-министра РТ Алексеем Песошиным. Идет целенаправленная и планомерная работа по завершению строительства проблемных домов в Казани, Челнах и других городах республики. Достроен...
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Балаларга сәнгать турында" чарасы узды (фотолар)
Кичә, 5 апрель көнне, 19нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләр шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда кунакты булды. Балалар "Хатын-кыз дөньясы" исемле күргәзмә карадылар, музей белән таныштылар.
-
Лениногорскилыларга 6 апрельгә йолдызнамә
Овен. Благодаря вашей целеустремленности, помноженной на трудолюбие, честолюбивые замыслы обретут под. собой твердую почву. Ваши финансы на этот раз в полном порядке, настало время заняться благотворительностью. Как это ни парадоксально, выгода будет сопутствовать вам на путях милосердия и альтруизма. Торопитесь упрочить свое положение в первой половине дня. Телец. Сегодня не...
-
Лениногорскиның яшь активистлары “Көйне танып бел” патриотик-интерактив уенда катнашты (фотолар)
3 апрельдә Никахлашу сараенда "Көйне танып бел" уенын Җиңү волонтерлары үткәрде. Уенда шәһәребезнең яшь активистлары: балалар район Думасы, "Волонтер" үзәге һәм "Нефтяник" студентлар отряды штабы катнашты. Биремнәрне үтәп, катнашучылар үзләренең хәрби җырларны белүләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә: беренче урында - "Волонтёр"командасы, икенчедә - "Нефтяник" штабы, өченчедә - балалар район думасы комадасы, дип...
-
Сидякин: «В ближайшее время дольщики дома № 5 ЖК „Акварель“ начнут получать ключи от квартир»
В ближайшие семь дней должен быть получен акт о вводе в эксплуатацию пятого дома жилого комплекса «Акварель», рассказал в интервью ИА «Татар-информ» депутат Государственной Думы от Татарстана Александр Сидякин. «По пятому дому квартала "Акварель" на сегодняшний день получено заключение о соответствии всем строительным нормам и думаем мы, что в ближайшие...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!