6 май 2015 яңалыклары
-
Ветеринария сораулары буенча җитәкче кабул итә
8 майда мэриядә республика буенча ветеринария һәм фито-санитар күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов гражданнарны кабул итә. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен : 5-06-52, иртәнге 7дән 18.00 сәгатькәчә шалтыратырга була.
-
Сугышчылар эзе буйлап
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шушы көннәрдә шәһәр һәм районның берничә авыл урамнары буйлап "Геройлар юлыннан" автоэстафетасы узды. Әлеге эстафетаның инициаторы - Лениногорскидагы ДОСААФ автомәктәбе. Аларның биш машинасы, Рейхстагның Җиңү байрагын беркетеп, марафонны Белинский урамыннан башлап, "Мәңгелек ут" янына тукталдылар. Марафончылар әйтүенчә, алардагы әләм байракның нөсхәсе генә, ә оригиналы Мәскәүдә музейда...
-
Бер атнада дүрт лениногорскилы ВИЧ йоктырган
Апрельнең соңгы атнасында республиканың 26 кешесендә ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган. Аның дүртесе безнең Лениногорск кешесе. Күрше Әлмәттә - өч, Бөгелмәдә бер очрак.