6 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 3 олы кешене һәм 1 баланы үтереп, йортка ут төртүче гаебен тулысынча таныган
Чистайда 23 яшьлек ир кеше ике хатын-кызны, бер ир-атны һәм 4 яшьлек бер баланы үтерүен таныган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитеты хәбәр итә. Егетнең сөйләвенчә, үткән җомгада аны бер танышы бергә яшәгән хатын-кызның өенә кунакка чакыра, анда шулай ук баласы белән дус кызы да килгән була. Табын яныңда утырганда кунаклар...
-
Сабан туе - 2016
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз! Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин Татарстанда метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 6 июньдә 18.00 сәгатьтән 7 июньгә 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 июнь кич һәм 7 июнь көндез республика территориясенә актив фронталь бүлекләр...
-
Лениногорскида #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә Рим Амеров кушылды
Лениногорскида яшәп, Зәй үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләүче Рим Рифович Амеров #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей республика акциясенә кушылды. Ул Шөгердә яшәүче Фатыйма апа Гыймаевага "Заман сулышы" газетын яздырды. Исегезгә төшерәбез: әлге акциягә "ТАТМЕДИА" җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан старт бирелеп, республика җитәкчелеге, министрлар, шулай ук районыбыз җитәкчеләре кушылды. Ул 18 июньгәчә дәвам итәчәк.
-
Вәли хуторында яңа мәчет ачылды (ФОТОЛАР)
Рамазан аеның беренче көнендә Вәли хуторы авылында иман йорты - яңа мәчет ачылды. "Ике бәйрәм бергә туры килде", диеште мөселман кардәшләр. Әлеге мәчет булсын дип тырышып йөрүче кеше - Минзаһид Җиһаншин, аның инициативасы белән төзелгән. Ул шушы авылда туып үскән, хәрби кеше, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда тора. Минзаһид Исламгирович...
-
Айгөл Бариева кая барырга белми
- Былтыр гаиләбез белән Грециядә ял итеп кайткан идек. Быел билгесез. Әле менә турфирмадан кайтып киләм. Хәзер, электәге белән чагыштырганда, сайлау мөмкинлеге чикләнгән. Ял итәргә барырга мөмкин булган урыннар кимегән. Юллама бәяләре нык кыйммәтләнгән. Июльдә без болай да беркая бармыйбыз, чөнки балаларның икесе дә «Сәләт» лагеренда ял итә. Ул алар...
-
Лениногорскилылар Саратов Сабан туенда катнашып кайтты
Милли бәйрәм Саратов районының Усть-Курдюм поселогында үтте. Татарстан исеменнән анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе катнашты. Бәйрәмгә Саратов губернаторы Валерий Радаев та килгән иде, аңа татар костюмы һәм түбәтәй бүләк иттеләр. Лениногорск артистлары Регина Тургаева, Рамиль Габитов, Илгизә Галләмова, Рузел Гарипов, Гөлнара Вагизова һәм җитәкчеләре Гөлнара Зарипова тамашачыны...
-
Бүген математикадан БДИ тапшыралар
Бүген 11,5 мең татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча БДИ тапшыра. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә узган иде. Татарстанда аны 10,9 мең кеше сайлаган. Профиль БДИны керү имтиханнарының берсе математика булган белгечлек сайлаучылар бирә. Бүгенге имтихан 19 биремнән һәм ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә....
-
Facebook челтәрендә пост язган өчен акча?
Танылган социаль челтәр хуҗалары реклама бирүчеләрдән кергән акчаны кулланучылар белән бүлешергә булган. - Без мәгълүмат таратуның глобаль платформасы булырга телибез. Шул сәбәпле, барлык мөмкин булган юлларны эзлибез.Шуларның җерсе - керемнәребез белән бүлешү, - дип белдергән ширкәтнең вице-президенты Кэролин Эверсон. Хәзердән ук куркырга кирәкми, чөнки остларның барысы да түгел, ә иң...
-
11 яшьлек кызга түгәрәкләргә йөргән өчен 96 мең сум түлиләр (ФОТО)
Күп кенә ата-ана баласын нинди дә булса уңышлары өчен акчалата яки әйберләтә бүләкләргә ярата. 11 яшьлек британияле Лили-Рэй Изатт-Портка әти-әнисе дәрестән соң өстәмә түгәрәк һәм студияләргә йөргән өчен ай саен 1000 фунт стерлинг бирә (безнең акчага күчергәндә 96 000 тирәсе!), дип яза The Daily Mail. Ә кыз исә бу акчаны...
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр.Помидор фурацилин ярата
Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен, кайбер бакчачылар гап-гади фурацилин дигән дару куллана икән. Ун литр суга төелгән ун төймә фурацилин (эремәне салкынча караңгы урында озак вакыт сакларга да була) салырга да шуның белән помидорларны эшкәртергә кирәк. Беренче тапкыр - помидор чәчәк атканчы, икенче мәртәбә - җимшәне барлыкка килгәндә, өченче тапкыр...
-
Лениногорскилылар өчен 6 июньгә Йолдызнамә
Не планируйте на этот день дальних поездок, так как их результаты могут сильно разочаровать. Общение с окружающими доставит много хлопот, но серьезных проблем удастся избежать, если вы обуздаете свои эмоции. Не вступайте в открытые споры с руководством и не предавайтесь пустому фантазерству, чтобы не упустить что-то важное. При спокойном отношении...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 7 июньдә, сәхәр тәмам - 00:56 сәг. Авыз ачу вакыты - 20:02 сәг.
-
Лениногорскилылар, игътибар! Бүген көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгатьләрдә яшен булу ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә. Көндез республика районнарында һәм аның башкаласында да көчле яңгыр явачак. Көндезге һава...
-
Хәерле иртә! Эш атналарыгыз уңышлы узсын!