6 июнь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида яңа баш табиб билгеләнде
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы итеп, Яркаев Айдар Әсләмович билгеләнде. Моңа кадәр баш табиб вазифасын, Наил Хәмидулла улы Нигмәтуллин башкарды. Айдар Әсләмович 1973 елда туган, Казан дәүләт медицина университетының "Педиатрия" бүлеген тәмамлаган, 1997 елда "Хирургия" буенча интернатура тәмамлаган. Күп еллар Лениногорск балалар хастаханәсендә...
-
Лениногорскиның җирле телевидениесен кайсы каналдан карарга
"Лениногорск-24" телеканалы "Таттелеком" кабельләр челтәрендә күрсәтә: Кабель телевидениесендә җирле телеканал 22 нче каналда (КТВ) "Летай" пакетын файдаланучылар өчен (IP-телевидение) 82 нче каналда. Цифрлы "Таттелеком" кабель телевидениесе абонентлары өчен: 117 нче каналда (әгәр дә телевизорыгыз "Таттелеком"ның цифрлы приставкасыз эшләсә); 301 нче каналда (әгәр дә телевизорыгыз "Таттелеком"ның цифрлы приставкасы ярдәмендә эшләсә). Әлеге...
-
ЕГЭ по русскому языку татарстанские школьники сдают лучше всех
Итоги единого государственного экзамена по русскому языку в Татарстане выше среднего по России. За последние пять лет показатели успеваемости по русскому языку в республике выросли на 19 баллов. Об этом ИА «Татар-информ» сообщил заместитель министра образования и науки РТ Ильдар Мухаметов. Сегодня в России и во всем мире отмечается Пушкинский...
-
Роструд: киләсе эш атнасы дүрт көнлек була
Россия көненә багышланган (12 июнь) өч көнлек ял алдыннан (10 июньнән 12 июньгә кадәр, ул көнне дә кертеп) эш бирүче җомга эш көнен гадәттәгедән кыскарак итәргә хокуклы. Ә киләсе эш атнасы дүрт көнлек кенә - 13 июнь сишәмбедән - җомгага, 16 июньгә кадәр, ул көнне дә кертеп. Бу хакта Россия...
-
Лениногорскида хуҗасыз бинада янгын чыккан
Социаль челтәрләрдә Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер бина ишегалдында төтен чыгуын төшергән фотолар пәйда булды. МЧСның республикадагы баш идарәсе матбугат хезмәтенең җитәкчесе Андрей Родыгин аңлатуынча, Энергетиклар урамы, 4 нче йортта янгын бүген 13 сәгать 22 минутта килеп чыккан. Кирпечтән төзелгән хуҗасыз бинада чүп-чарлар янган. Янгын сүндерүчеләр 13 сәгать 40 минутта...
-
Җәй сагындыра: Лениногорскиның "халык синоптигы" Ринат абый да аптырашта
Лениногорскида яшәүче "халык синоптигы" Ринат абый Ибраһимов үзенең дәфтәренә табигать үзенчәлекләрен гел язып бара. Шулар буенча төрле ел фасылларының ничек киләчәген фаразлый. Хәзерге вакытта ул да аптырашта. - Мондый җәйнең булганын искә төшерә алмыйм, - ди. -1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әмма мондый салкын...
-
“Бәкер” шифаханәсендә ике алтын медаль (фото)
Күптән түгел Уфа шәһәрендә узган "Здравница-2017" унҗиденче Бөтенроссия форумында "Бәкер" янә иң яхшы шифаханәләрнең берсе булуын раслады. Әлеге форумда шифаханә ел саен катнаша, күргәзмә тәкъдим итәләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Иң куанычлысы шунда: әлеге форум кысаларында узган конкурста "Бәкер" шифаханәсе ике алтын медальгә лаек булган. Берсе - "Табигый факторларны...
-
Россия көнендә Лениногорскида үтәчәк чаралар
Нефтьчеләр монументында 10.00 - 12.30 - "Уйнагыз, гармуннар!"- безнең һәм Бөгелмә районы талантлары катнашында баянчылар һәм халык җырларын башкаручылар фестивале 10.00 - 12.00 - төрле конкурсларда җиңү яулаган сәнгать мәктәбе укучылары иҗаты күргәзмәсе 11.30 - 12.00 - "Минем Россия" тематик викторина. Үзәк мәйданда 10.00 - "Минем илем!" балалар өчен асфальтта...
-
Мордва-Кармалкалылар сезне Балтай бәйрәменә чакыра
11 июньдә Лениногорск районы Мордва-Кармалка авылында Балтай бәйрәме булачак. Берничә ел инде ул республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Бу юлы да бик күп кунаклар килер, дип көтелә. 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
Бүген - Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн
6 июнь - Рус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн.
-
Илнар Сәйфиев игезәкләр алып кайткан хатынына бик зур бүләк ясаган (ФОТО)
Илнар һәм Ләйсән Сәйфиевлар гаиләсендә бик зур сөенеч. Кызлары Ләйләгә иптәшкә энекәш белән сеңелкәш алып кайтканнар. Әйе-әйе, берьюлы малай белән кыз - Ләйсән 13 май көнне игезәкләр алып кайткан. Ләйсәннең дә, сабыйларның да хәле яхшы, дип сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илнар үзе. Бик матур итеп Аяз белән Айзилә дип исем кушканнар....
-
Илфак Шиһаповның соңгы интервьюлары, бик ачынып сөйли (ВИДЕО)
Илфак Шиһаповның соңгы елларда "Азатлык" радиосына әйткән кайбер фикерләре. http://tatar-today.ru