6 август 2015 яңалыклары
-
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган
20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны...
-
Мөнир Рахмаев сәхнәдән китәме?
Мөнир Рахмаев Әлмәттә хәләл ит белән сату итә торган кибет ачып йөри, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты. - Хәзерге вакытта сөйләшүләр бара, документлар җыям. Күпләр: "Җырлаудан туктыйсыңмы?" - дип сорый. Юк, сәхнәдән китмәячәкмен, - дигән. Шулай ук Мөнирнең Казанда шәхси банкет ачарга да хыялы бар икән. Уңышлар сиңа, Мөнир!
-
Лениногорскиның төзелеп килүче Җиңү паркында чыршылар утыртылды
Төзелеп килүче Җиңү паркы территориясенә шушы көннәрдә 29 төп чыршы үсентесе утыртылды. Бу идеяны шәһәребездәге азербайҗан диаспорасы башлыгы Рәмис Мамедов хәйриячелек кысаларында тормышка ашырган. Үсентеләр бик кечкенә, тик сыйфатлы - үсеп китәрләр, дип уйлыйк.
-
Лениногорск юбилеена багышланган бәйрәм турында өстәмә мәгълүмат
Бәйрәм 22 августта узачак. Төшкә хәтле объектлар ачыла, 13.00 дә "Яшьлек стадионында бәйрәм чарасы башланып китә, 15.30 да концерт башлана. Бик күпләрне нинди артистлар килүе кызыксындыра иде. Казаннан Татарстанның атказанган артистлары Римма Ибраһимова, Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм "Казан егетләре" ансамбле килә. Ә Мәскәүдән "Премьер-министр» төркемен чакырганнар.
-
Лениногорск ЮНЕСКО бүләгенә ия булды
Юбилей көннәре алдыннан безнең муниципаль районның "Россия ООН: 70 лет партнерства" дипломы һәм Алтын медале белән бүләкләнүе хәбәре килде. Ә район башлыгы Рәгать Хөсәенов "Роза Мира" халыкара бүләгенә лаек булды. Барлык лениногорскилыларны да котлыйбыз!
-
Гөлнара Черновадан эремчек коймагы
Моның өчен 250 г майсыз эремчеккә 2 чи йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он, 1 бал кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), ванилин һәм тоз салып, яхшылап туглагыз. Һәм майлы табада алтынсу төскә кергәнче кыздырып коймаклар пешерегез.
-
Лениногорскида август аенда үтәчәк ишегалды бәйрәмнәре (яңартылган график)
-
Лениногорскида ял көннәренә һава торышы
Лениногорскида 7 август көнне болытлы һава торышы, явым-төшем көтелми. Температура көндез +19, төнлә +12 градуска кадәр булачак. 8 август көнне болытлы һава торышы, яңгырлы көн. Температура көндез +20, төнлә +16 градус. 9 август көнне аязучан болытлы көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +21, төнлә +17 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Сарабикколда ветеринар пункт ачылды (ФОТОЛАР)
Фотоларны зурайтып карау өчен фото өстенә басыгыз.