6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сигез кешенең гомере вакытыннан алда өзелгән
Барысына да юл-транспорт һәлакәте сәбәпче. Сентябрьнең биш көне эчендә юлларда авария нәтиҗәсендә 8 кеше үлгән, 77 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу көнне республика юлларында 64 ДТП теркәлгән. Исерек килеш руль артына утырган 25 шофер ачыкланган.
-
Әлмәттә «Динопарк» ачылган
"Татнефть" ярдәме белән Әлмәткә дә динозаврлар килгән. Ул Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне уңаеннан әлмәтлеләргә һәм кала кунакларына бүләк булды. Силиконнан ясалган 4 диназавр хәрәкәт итә һәм авазлар да чыгара. Берничә экспонатны әлмәтлеләр үзләре ясаган. Динопаркта янып һәм төтен чыгарып утыручы кечкенә генә вулкан да бар. http://www.almet-rt.ru/
-
Таныш булыгыз: татарча яңалыклар сайты
30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус версиясе өстәмә доменында эшләп килгән һәм аның дубляжы булып торган татар телендәге версиясе tatar-inform.tatar адресы буенча урнашты. Хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы хакында...
-
Түбән Чыршылыда бәрәңге үңган (фотолар)
Коры ел булсада, бәрәңге уңышы бездә күп булды. Алышырга туганнарыбызны, күршеләребезне чакырдык. Мин күбрәк чиләк санап, капчык тотып тордым.Ринад бабам әйтүенчә, 25 сутыйга 420 чиләк бәрәңге чыкты. Бу аның җәй буе тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Вакытында арасын эшкәртеп, су сиптереп торуның файдасы, ди үзе. Кыш чыгарга, язгы чәчүгә дип тыштагы базны...
-
Лениногорскилы бүләкләнде, котлыйбыз
Республика мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Садриев Исхак Әюп улы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орден медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Өстәмә пенсиягә өметләнеп, бер әби 1,4 миллион сумыннан колак каккан
Әлеге хәл Бөгелмәдә булган - 66 яшьлек әби кеше кырыгалдарлар кармагына эләккән. 1 сентябрьдә аның телефонына билгесез хатын-кыз шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре, дип таныштыра һәм әбигә пенсия акчасын дөрес хисапламауларын җиткерә. "Бирелми калган" 20 мең сум акчаны алу өчен пенсионер шалтыратучыга акча сакланган картасының бар булган мәгълүматын әйтеп бирә....
-
Лениногорск көрәшчеләре - җиңүчеләр
Яр Чаллыда грек-рим көрәше буенча республика беренчелегеннән безнекеләр призлы урыннар алып кайтты. Анда Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу һәм Лениногорск көрәшчеләре катнашты. Үз авырлыкларында Константин Пикалев - икенче, Галиулла Казыханов өченче урын алды.
-
Лениногорсилылар хаҗ сәфәрендә
Лениногорскида бер төркем мөселман бүгенге көндә- хаҗ сәфәрендә. Алар бишәү киткән:өч ир-ат һәм ике хатын-кыз, дип хәбәр иттеләр "Ихлас" мәчетеннән. Исән-имин йөреп кайтуларын телибез.
-
Татарстанда өлкәннәрне тәрбиягә алган өчен акча түләнәчәк
Киләсе елдан Татарстанда өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбия алу буенча пилот проекты тормышка ашырылачак. Шул хактагы карар ТР хокукый мәгълүмат сайтында бастырылды. Документтан аңлашылганча, шундый гаилә булдырган гражданнарга ай саен акча түләнәчәк. Әйтик, өченче төркем инвалиды һәм инвалид булмаган пенсионерны тәрбиягә алучыларга - 4 000 сум, икенче төркем инвалидлар өчен...
-
“Татнефть” ягулык станцияләрен киңәйтә
Моның өчен компания 40 млрд сум бүлеп бирәчәк. Ягулык станцияләрен киңәйтү һәм Татарстанда җитештерелгән ягулыкны сату өчен 2025 елга кадәр компания шактый сумма бүлеп бирергә җыена. 2017 елдан бензин җитештерелә башлаячак. Әлегә күп кенә станцияләрдә читтән кертелгән ягулык сатыла. Шулай ук компания шиннар җитештерүне дә инвестицияләргә планнаштыра. Җитештерү күләме 5...
-
Лениногорскилыларга 6 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: Сегодня Овнам следует очень тщательно планировать свои передвижения, так как вне домашних стен их поджидает множество неприятных и даже опасных событий. Если ваша деятельность связана с рискованными и сомнительными предприятиями, то сегодня вам необходимо проявить осторожность в ведении дел. Телец: Тельцов ожидает возросшая нагрузка, как на работе, так и...
-
Лениногорскилылар, бу атнада өч көн ял итәчәкбез
Корбан бәйрәме җитә. Ул 12 нче сентябрь дүшәмбе көнгә туры килә. Шуңа өч көн рәттән ял итәбез:10 шимбә, 11 якшәмбе һәм 12 се. http://matbugat.ru
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!