7 март 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узачак
12 мартта 10.00 сәгатьтә Лениногорск мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
-
"Эссен"да бик эссе булган
Кичә Лениногорскида "Эссен" гипермаркеты ачылды. Халык галәмәт күп булган. Берьюлы барысы да сыя алмаган хәтта. Машиналар кибет алдындагы парковкага сыя алмыйча, Чайковский урамының ике ягына тезелеп, автовокзалга кадәр җиткән иде, диләр. Шулкадәр халыкка кибеттәге азык-төлек тә җитмәгән: ике әби соңгы кап сосиска өчен талашып-ызгышып беткәннәр, ди. Кемгәдер хәтта "Ашыгыч ярдәм"...
-
Лениногорск районы башлыгы котлавы
Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар! Бүген хатын-кызлар районның икътисадый, социаль өлкәсендә, иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Укытучы һәм табиб, эшмәкәр һәм мәдәният хезмәткәре, төзүче, җитәкче , депутат - һәр җирдә алар бар белемен, энергиясен, йөрәген биреп эшли. Рухи яктан камил яшь буын тәрбияләү дә нәкъ менә хатын-кыздан тора. Район һәм шәһәрдәге...