7 март 2016 яңалыклары
-
Иске Иштирәк хатын-кызларын Рәхилә апа бәйрәм белән котлый
Авылыбызда хөрмәткә һәм мактауга лаек хатын-кызларыбыз бар. Иң беренче итеп, почтальон Рәмзия Шәрәфетдинованы әйтеп узам, ул уңган-булган, җил-буран дими, йөгерә-йөгерә газет тарата. Дания Шәмгунова ике авылга - Мөэмин-Каратайга һәм Бәкер авылларына тарата. Фәридә Шәңгәрәева - авылыбызның медпунктында тәҗрибәле шәфкать туташы. Гөлнара исемле кызыбыз да эшли анда, пункта кирәкле дарулар гел...
-
Түбән Кама районында берәү сәер балык тоткан
Боз астыннан балык каптырырга яратучылар да, экологлар да аның нинди төргә караганын әйтеп бирә алмаган. Ир-ат әлеге сәер балыкны Түбән Кама районының Ильинское күлендә гап-гади суалчанга тоткан. Башта ул аны карабалык яки ротан дип уйлый, әмма җентекләбрәк карагач, ялгышканлыгын аңлый. Ир әлеге сәер балыктан уха пешерергә яисә кыздырып ашарга шикләнә....
-
Шөгердә бәйрәм итеп кышны озаттылар (фотолар)
Кичә шөгерлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллар халкы Шөгергә - Кышны озату бәйрәменә килде. Халык бик күп иде, стадион көчкә сыйдырды. Бәйрәмгә район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Ул барлык халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук хатын-кызларга матур теләкләрен җиткерде. Кышны озату чарасы Сабантуйны хәтерләтте. Үзешчәннәр концерты спорт уеннары белән...
-
Югалган имамны туганнары социаль челтәрләр аша эзли (+фотолар)
"ВКонтакте" социаль челтәрендә моннан бер ай чамасы элек югалган имам Сөләйман Зариповның туганнары тарафыннан аны эзләү буенча төркем оештырылды. Бүгенге көндә анда 236 кеше теркәлгән инде. Әлеге төркемне булдыручылар кешеләрне имамның үзе, шулай ук аның гаиләсе турындагы уй-фикерләре белән уртаклашырга чакыра. Шунысын да искәртик: моннан алдарак Россия Тикшерү комитетының Татарстан...
-
15 градуска чаклы жылытачак, имеш
Синоптиклар янә халыкны шаккатыра. Тиздән кышкы өс киемнәрен салып, җәйгегә күчәчәкбез имеш. Быелгы яз кинәт килеп, күп регионнарны су басу ихтималы бар икән. Март аенда һава торышы безне шаккатырачак: салкыннар һәм бураннар да, нык җылы көннәр дә булачак имеш. Якын арада көннәр 15 градуска кадәр җылытачак диләр. Җылы язга әзер...