7 апрель 2015 яңалыклары
-
Лениногорск ветераннары транспортта бушка йөри алачак
Быелның 3 - 12 май көннәрендә Лениногорскиның "Спутник" җәмгыяте Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга автобуста бушлай утырып йөрү мөмкинлеге бирә. Юл билетларын (проездной) "Спутник" автостанциясе кассасында сугыш ветераны таныклыгы күрсәтеп алырга була. Адресы: Вахитов урамы, 10, 1 бина. Белешмә өчен телефон: 8 (85595) 6-15-61
-
Газетка язылу турында видеоролик
-
Кар эри – үлән яна
Бик тиздән урман-кырларда кар катламы эреп бетәр һәм урман янгыннары куркынычы туар. Урманнарда янгын чыгуга төп сәбәп - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм җавапсыз карашы. Куркыныч аеруча зур булган сезонда да алар ут белән сак эш итәргә кирәклеген исәпкә алмыйлар. Урманнарда ялкын дөрләп китмәсен өчен берничә гади генә кагыйдәне үтәү дә җитә:...
-
Депутат кабул итә
9 апрель көнне сәгать 16.00дән 18.00гә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Лениногорскилы каратэ буенча I урын алды
5 апрель көнне Ульяновск шәһәрендә яшүсмер егетләр арасында «Волга-Днепр» авиакомпаниясе призына «Кекушин каратэ» буенча Федераль округ беренчелеге үтте. Лениногорск данын Тимур Ризатдинов яклады. 4 көрәштә дә үзенең яхшы итеп әзерләнгәнен, дөрес итеп көрәшүен күрсәтеп, I урынны яулады. I урынны яулаган өчен «Волга-Днепр» авиакомпаниясеннән грамота, Кубок беренчелеге, медаль һәм велосипед белән...
-
Бүген – Бөтендөнья сәламәтлек көне
Ул 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган. Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын...
-
Дүртенче каттан егылса да, исән калган
Чаллының ГЭС бистәсендәге әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Урамда карда аунап яткан, шәрә кыз бала янына әбисе йөгереп чыга. Вакыйганың очраклы шаһиты - күрше хатынына ул баланың 4 нче каттан егылып төшүен, әнисе исә эштә булуын хәбәр итә. Ашыгу-кабалануына игътибар итсәң, әби кеше әлеге хәлне яшереп...