7 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида кеше бәрдергәннәр
Кичә Садриев урамы 20нче йорт каршында "КамАЗ" йөк машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хәл иртәнге 10нар тирәсендә була. 36 яшьлек ир-ат зыян күрә. Ул хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча ачыклау бара, дип хәбәр итә "Лениногорский журнал".
-
Лениногорск командасы укучылар Спартакиадасыннан җиңү белән кайтты
Лениногорск командасы республика укучыларының шахмат буенча XI Спартакиадасында җиңү яулады. Абсолют зачетта - икенчеләр. Актанышта узган ярышларда Лениногорск җыелма командасы составында шәһәрнең 2нче номерлы спорт мәктәбенең иң яхшы укучылары катнашты:Ксения Николаева, Динара Сафиюллина, Рифат Мортазин, Альберт Рау (тренерлары Сергей Михайлов). К;ызлар арасындагы шәхси зачетта Динара Сафиюллина - икенче, Ксения Николаева...
-
Лениногорскида теннис буенча турнир узды (фотолар)
27 март-2 апрель көннәрендә Лениногорскида Россиякүләм теннис буенча турнир узды. Анда 14 яшь һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар катнашты. Турнирда көч сынашырга Казан, Әлмәт, Лениногорск, Уфа, Самара, Тольятти, Мәскәү, Сарапул, Чистай, Орск, Яр Чаллы, Пермь, Нефтекамск шәһәрләреннән теннисчылар килгән иде. Кызганыч, лениногорскилылар призлы урыннар ала алмады.
-
Лениногорскилыларны Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары кабул итәчәк
11 апрель көнне 10.00-12.00 сәгать аралыгында лениногорскилыларны Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов кабул итәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милекне регистрацияләүгә кагылышлы барлык сорауларга җавап ала алачак. Алдан язылу өчен телефон: 5-44-59 Кабул итү адресы: Лениногорск, Тукай урамы, 7нче йорт.
-
ХЛОПОНИН: В КАЗАНИ БУДЕТ НУЛЕВОЙ УРОВЕНЬ ЗАХОРОНЕНИЯ ОТХОДОВ
Опасения жителей Казани из-за строительства вблизи города мусоросжигательного завода вызваны недостатком информированности людей. На деле же завод будет построен по новейшим мировым технологиям и будет соответствовать самым высоким мировым стандартам. Предприятие не представляет ни малейшей угрозы для здоровья горожан, заявил сегодня заместитель Председателя Правительства России Александр Хлопонин во время встречи...
-
Лениногорскиның ветераннар хоры укучылар белән очрашты (фотолар)
Кичә, 6 апрель көнне, 10нчы мәктәптә әдәби кичә узды. Анда "Надежда" ветераннар хоры укучылар укучылар белән очрашты. "Надежда" хоры татар, совет, чит ил композиторлары иҗат иткән һәм халык җырлары белән чыгыш ясады. Укучылар да үз чиратында "җавапсыз калмады". Кунаклар күңеленә "Созвучие" хоры, Максим Мальковский белән Гөлназ Фарукшина дуэты башкаруындагы җырлар...
-
Укытучыларга "дәүләт хезмәткәре" статусы биреп, хезмәт хакларын арттырырга җыеналар
Россия Дәүләт Думасында укытучыларны дәүләт хезмәткәре итәргә тәкъдим иттеләр, дип яза "Бизнес-онлайн". Әлеге тәкъдимнең авторы - Дәүләт Думасы депутаты, Думаның мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Сергей Боженов фикеренчә, бу укытучыларның хезмәт хакын лаеклы итү мөмкинлеген бирәчәк. Хезмәт хакын төбәкнең икътисадына бәйле итү дөрес түгел, алай булганда, белем бирүнең сыйфаты да...
-
Лениногорскиның ЗD кинотеатрында 6-12 апрельдә күрсәтеләчәк фильмнарга анонс
1.Мульт в кино. Выпуск №50, 0+ Сеанс: 9:00 сәг. Бәясе: 50 сум. 2. 3D «Смурфики: затерянная деревня», мультфильм, 6+ Сеанс:10:50 сәг. Бәясе:зурлар.150сум/балалар.100 сум. Сеанс:14:20 сәг. Бәясе: зурлар.170 сум/балалар.150сум. 3. 3D «Босс молокосос», мультфильм, 6+ Сеанс: 12:30 сәг. Бәясе: зурлар. 170 сум./балалар.150 сум. 4. 2D "Время первых», приключения, триллер, 6+ Сеанс:16:00...
-
Лениногорскида һәм районда автотранспортны тикшерәләр
Район һәм шәһәрдә пассажир һәм авыр йөк ташый торган автотранспортны тикшерә башладылар. Ул план нигезенә һәм комплекслы башкарыла, соңгы тапкыр 2012 елда тикшергән булганнар. Белгечләр һәр предприятиедәге документлар белән танышачак, аеруча мәктәп укучыларын йөртүче транспортка зур игътибар бирелә. ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, юлларда да тикшерү булачак.
-
Лениногорскиның яшь музыкантлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты (фотолар)
5 апрель көнне Алабугада XIV республикакүләм яшь музыкантлар конкурсы узды. Лениногорск балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр конкурста катнашып дәрәҗәле урыннар яулады. Владислав Виноградов (преп. Хасанова Р. А., конц. Аганина Г. Ф.), Злата Слабодина (преп. Чернышева И. П.) һәм Александра Шестакова (преп. Захарова Н. Г.) - I дәрәҗә лауреаты; Мәликә Усманова (преп....
-
Лениногорскида җылыта
Гисметео фаразларына караганда, ялларда җылы булачак: төнге температура +2...+3 градус, көндез +6...+7 градус булачак дип көтелә.