7 август 2013 яңалыклары
-
Лениногорск комбайнчылары урып-җыюда
"Маркс" хуҗалыгында эшләүче комбайнчыларның һәрберсе көненә 500 центнер ашлык суктыра ала. Моңа иртә таңнан алып төнгә кадәр һәм яхшы һава торышы булганда ирешеп була. Быелгы җәй корылыгы һәм нәкъ урып-җыю вакыты килеп җиткәч кенә коеп яуган яңгырлары белән истә калачак. Тик табигатькә үпкәләп утырып булмый, булган икмәкне җыеп алу өчен...
-
Эшлә дә, ял да ит
«Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе» республика конкурсында безнекеләр алдынгылар рәтенә чыкты. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты оештырган әлеге бәйгедә 8 муниципаль районнан 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Урыннарда конкурска әзерлек эшләрен район профсоюз комитеты оештырды. Республика комиссиясе ял бүлмәсенең кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен, туклану, эшне оештыру мәсьәләсен безнең...
-
Лениногорскида ике төр чаңгы ярышы
12-14 августта шәһәребездә ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия узышлары үтәчәк. Анда 1998 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнаша. Уфа, Мурманск, Түбән Новгород, Магадан һәм Лениногорск командалары чыгыш ясаячак. 13 августта рәсми тренировка үтә, 14ендә К-29 м һәм К-48 м трамплиннарыннан сикереп, йөгерәчәкләр һәм бүләкләү тантанасы була.
-
Мошенниклар яңа спектакль уйный
31 июль көнне Лениногорскида мошенниклык очрагының ике факты теркәлгән. Алар хәзер аеруча "остарган". Үз ниятләренә ирешү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар. Мошенниклар тарафыннан уйналган беренче спектакльнең корбаны - гап-гади пенсионер хатын. Ир кеше үзен бер шәһәрдән икенчесенә йөк ташу белән шөгыльнүче буларак таныштыра, Лениногорскида әле беренче тапкыр гына икән....
-
Лениногорскида бала бәрдергәннәр
Шушы көннәрдә шәһәрнең Куйбышев урамындагы җәяүлеләр чыгу урынында 2010 елгы бер кызны машина бәрдергән. Рульдәге кеше тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, кызны бу хәлнең шаһиты кулына тапшырган, ул, үз чиратында, ярдәм килгәнен көтеп тормыйча, зыян күрүчене кабул итү бүлегенә илткән. Соңрак гаепләнүче үзе дә хастаханәгә барган. Баланың баш мие...
-
“SHIFA” сәүдә челтәре оешуга – 15 ел
"Шифа" сәүдә челтәрендә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Сәүдә хезмәткәрләре көнен зурдан кубып, истә калырлык итеп билгеләп үтте. Бу юлы ул аеруча үзенчәлекле үтте, чөнки быел "Шифа" сәүдә челтәре оешуга 15 ел тулды. Гадәттәгечә, "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексының барлык структур бүлекчәсе коллективлары Шөгер мәйданына җыелды. Быел әлеге бердәм, зур, тату...
-
Лениногорскида Казан артистлары чыгышы
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, «Татнефть» җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул иткән иде. Шул уңайдан, көньяк-көнчыгыш районнарда, шул исәптән Лениногорскида эстрада йолдызлары катнашында концертлар башланды. Үткән атнаның җомгасында лениногорскилылар, явып торган яңгырга да карамастан, Үзәк мәйданда колоннада алдына концертка...
-
Дөньяны матурлык коткарыр
Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы рәссамнарының региональ күргәзмәсе ачылды. Анда региондагы 27 авторның эше тәкъдим ителгән. Әлеге рәссамнарның күпчелеге Лениногорск музыка-рәсем педагогика училищесын тәмамлап чыккан кешеләр. Шәһәребез рәссамнары картиналары, эшләнмәләре аерым игътибарга лаек. Күргәзмәгә килүчеләр аларны озак итеп, җентекләп, кызыксынып карый. Анда ТР Рәссамнар союзы әгъзасы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе...