7 август 2017 яңалыклары
-
Кызлар күбрәк туган
Июль аенда Лениногорскида 68 бала дөньяга килгән: 32 малай һәм 36 кыз. Бу хакта ЗАГС бүлеге хәбәр итә. Ел башыннан 476 нарасыйга туу турында таныклык бирелгән. Июль аенда балаларга кушылучы гадәти булмаган исемнәр: Глафира, Михелина, Аиша, Азиза, Эльман һәм Савелий. Үткән айда шулай ук 104 гаилә барлыкка килгән.
-
Карабаш күлендә фаҗига (фото)
6 август көнне Карабаш күлендә фаҗига була. Андагы "Чайка" ял базасы янында 35 яшьлек балыкчы батып үлә. Ул ял көннәрендә иртән иптәшләре белән балык тотарга бара. Кармагына балык чиертмәгәнме дип карарга киткән җиреннән су керергә исәпли һәм батып үлә. Иптәшләре аны таба алмыйлар. Аның гәүдәсен коткаручылар 3 метр тирәнлектән табып...
-
София Ротару юбилеен билгеләп үтә, ничә яшь дип беләсез
Бүген, 7 августта рус эстрадасының танылган җырчысы София Ротару юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды. Украинада туган җырчы күпләрнең яраткан артисткасы. Россия Президенты Владимир Путин эстрада җырчысы София Ротаруны юбилее белән котлады һәм СССРның халык артисткасына сәламәтлек, иҗади озын гомер теләде. Котлау телеграммасы Кремль сайтында бастырылды, дип яза "Татар...
-
Лениногорскида “Иң яхшы чәчәк түтәле” кемнеке булуы мәгълүм (фотолар)
Шушы көннәрдә "Иң яхшы чәчәк түтәле" муниципаль конкурның җиңүчеләре билгеле булды, хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Әлеге бәйгедә территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре катнашкан. Максаты - йорт кырыендагы территорияләрне матурлау, яшелләндерүгә шәһәрлеләрне тарту. "Күп фатирлы йортлар территориясе" номинациясендә беренче өчлектә - 10 нчы, 9 нчы һәм 6 нчы ТОСлар."Шәхси йорт территориясе" номинациясендә 5...
-
Бүген Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре башлана, килегез
Шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелгән Ишегалды бәйрәмнәре быел микрорайоннарда 7-23 август аралыгында узачак. Анда концерт, актив гражданнарны бүләкләү, күңел ачу чаралары, балалар өчен түләүсез батут, уеннар, конкурслар каралган. Бәйрәмдә җирле администрация, шәһәрнең социаль һәм коммуналь хезмәтләре вәкилләре катнашачак. Микрорайонда яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларын бирә алачак. Беренче бәйрәмне 11нче ТОСС 7 август...
-
Президент карамагындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча 84 йорт төзегән
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында, 50 ветеран өчен 2017 елда 17 йорт төзү планлаштырыла. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 227,2 мең квадрат метр мәйданда 4154 фатирлы 84 йорт төзегән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь...
-
Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасында безнең биш мәктәп тә бар
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстанның иң яхшы йөз мәктәбенең рейтингы барлыкка килде, алар арасында безнең шәһәрдәге биш мәктәп тә бар. Рейтинг төзегәндә рус теле, математика һәм сайлап алынган фән буенча ЕГЭ баллары исәпкә алынган. Шулай ук олимпиадада җиңүче һәм призлы урыннар алучылар һәм аттестат ала алмаучылар саны буенча...
-
Бу атнага йолдызнамә
7 - 13 август КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада үзләрендә җир җимертеп эшләү көченең юклыгын тояр. Шуңа да кайберләрен хезмәттәшләрегезгә йөкләрсез, алар каршы килмәстер, мөгаен. Ял итеп алыгыз, өйдәге эшләрне гаиләгезгә кушыгыз. Ял көннәрендә дусларыгыз белә күңел ачу файдага булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар булган капиталны эшкә җигәргә, яңа эшкә кертергә киңәш...