7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Инвалидлар өчен Корбан ашы
Корбан бәйрәме уңаеннан, шәһәрдәге тадҗик диаспорасы инвалидлар өчен аш уздырды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Мәҗлескә җыелган егерме мөселман сый-нигъмәтле өстәл янында үзара аралашкан, дога кылган.
-
Укытучылар Казанда булган
Казанда узган Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә безнең район укытучылары да катнашып кайтты. Барлыгы 73 укытучы - остаз "Баскет- холл" бинасында бәйрәм концерты караган, коллегалары белән аралашкан.
-
"Заман сулышы"на язылучылар бүләк отты
"Газетка язылучы көне"ндә "Заман сулышы"на язылучылар арасында без дә бүләкләр уйнаттык. Газетка да язылып, бүләк тә отып була торган көн итеп - икенче октябрь билгеләнгән иде. Ул көнне "Заман сулышы"на җитмешләп кеше язылган. Үзәк почтада барабанга нәкъ шул санда мәгълүмат язылган кәгазьләрне салып әйләндердек. Бу юлы шунысы үзенчәлекле булды: дүртенче...
-
Җилдән җитез очтылар
2-5 октябрьдә трамплиннар комплексында трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча республика Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Анда Лениногорскидан тыш, Уфа, Казан, Әлмәт шәһәрләре спортчылары да катнашты. Безнекеләр төрле яшь категорияләрендә, бик күп призлы урын алды. Ике төр ярыш буенча республика чемпионы итеп, лениногорскилы Захар Пономарев танылды. Дамир Утепов -...