7 ноябрь 2015 яңалыклары
-
9 – 15 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна уңышлы булыр. Яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, аларны кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Әгәр дә яңа танышу-очрашулар булса, яңа танышыгызга бик үк ышанып бетмәгез, аның нинди кеше булуын белер өчен вакыт кирәк. Ял көннәрен дуслар белән очрашып үткәрерсез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада сезнең өчен мөһим вакыйгалар булыр. Аларның алдагы...
-
22 яшьлек лениногорскилы үз-үзенә кул салган
Кичә «Вконтакте» челтәрендәге бер төркемдә 22 яшьлек лениногорскилы асылынып үлгән дигән хәбәр пәйда булды. Андагы мәгълүмат буенча, егет үз битендә төп фото урынына элмәк фотосы куеп, башкаларның игътибарын җәлеп итәргә теләгән. Тик моңа берәү дә игътибар итмәгән. Күпмедер вакыт узуга, ул язу калдырып үз-үзенә кул сала - асылынып үлә. Язуда...
-
Лениногорскиның үрнәк гаиләсен котладылар (фотолар)
5 ноябрьдә Никахлашу сараенда 35 ел бергә торучы Николай һәм Зөлфия Гордеевларны котладылар. Аларны Мәрҗән туйлары белән котларга балалары, оныклары һәм якыннары килгән иде. Алар Мактаулы гаиләләр китабына имзаларын куйды. Шулай ук ЗАГС хезмәткәрләре Гордеевлар гаиләсенә юбилей таныклыгын тапшырды. Бу үрнәк гаилә күп еллар бергә торуларына карамастан, мәхәббәтләрен югалтмаган, бер-берсен...
-
Мисырга юл ябык
Россия Президенты Владимир Путин кичә, 6 ноябрь көнне, Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турында карар кылды. ФСБ җитәкчесе Александр Бортников киңәше шундый булган. Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә кире кайтаруына кагылышлы әмер дә бирде. Ростуризм башлыгы Олег Сафронов хәбәр иткәнчә,...