7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскиның “Яшьлек” спорткомплексында үткән грек-рим көрәше җиңүчеләре (исемлек)
5 декабрь көнне Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XXXIII республика турниры үткәрелде. Анда Казан, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән килгән 252 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр: Айнур Вафин, Кирилл Маркин, Тимофей Седов, Никита Казаков, Мансур Сәгъдиев. II урынны алучылар: Әмирхан гайсин, Айдар...
-
Сәгать күчми
Татарстан Дәүләт Советының күптән түгел булып узган утырышында сәгать поясын үзгәртү турындагы мәсьәлә каралды. Депутатлар сәгать күчерү турындагы мәсьәләне җентекләп тикшерделәр. Тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатларның 95 проценты сәгать поясын алыштыруга каршы дип тавыш биргән. Экспертлар бүгенге көндә хәзерге вакыт республика өчен оптималь дип саный. Шуңа күрә әлеге теманы ябып, аңа...
-
Рифат Зарипов «Секреты татарской кухни» тапшыруында төшкән
- Концертлардан бик бушап булмый, шулай да вакыт табып, «Секреты татарской кухни» тапшыруында төшәргә килдем әле менә. Гаиләдә барысы да тәртип. Улыбызга өч ай булды. Көннән-көн үсә, зур малайга әйләнеп бара. Катырак кычкырып еларга өйрәнде. Дуслар белән Казанда бик әйбәт бер мунча таптык. Хәзер, вакыт булган саен, шунда йөрибез. Ничә...
-
Балалар бакчасында өч яшьлек бала үлгән
Балалар бакчасында өч яшьлек бала үлгән, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе тикшерү идарәсе. Билгеле булганча, балалар иртәнге йөрүгә чыга. Шул вакытта, балаларның берсе шуып төшеп уйный торган тауның баскычлары арасына башын тыга. Тәрбиячеләр ярдәм итәргә тырышса да, кызганычка каршы, кыз тын юлы томаланып (асфиксия) үлә. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр...
-
Тиздән LADA X-RAY җыела башлый (+ФОТО)
Лада Вестадан бигрәк, LADA X-RAYның чыгуын күбрәк көтә халык: фотолары "кәттә" күренде бит. АвтоВАЗ заводында 15 нче декабрьдә LADA X-RAY җыела башлаячак. Декабрь буена 500 машина җыелачак икән. Ул сатуга 2016 нчы елның февралендә чыгар дип көтелә. Әлегә аның бәясе әйтелми. Әмма Лада Вестаның да арзан булмавын исәпкә алсак, бәясе...
-
Машинасы боз астына киткән, хуҗасы исән калган
Фаҗига кичә, 6 декабрьдә, кичкә таба булган. Мамадыш районы Сотово авылы янында "УАЗ-Хантер" машинасы боз астына төшкән. Әлеге машинада ике кеше булган, диелә. Аның берсе исән калган - ир-ат бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны ярда коткаруылар каршы алган, дип яза җирле матбугат чарасы. Беренчел фаразлар буенча, ир-атлар яр буенда...
-
Самолет бортында бала үлгән
Махачкаладан Мәскәүгә очучы самолет бортында 12 яшьлек малайның гомере өзелгән. Малайның әти-әнисе белән клиникага тикшеренү үтәргә барышы булган, дип яза Lifenews. Ул каты авырудан интеккән, диелә. Самолетта очканда бала әтисенең алдында йокыга китә. Самолет инде төшеп утыргач, әтисе улын уята башлый һәм шул вакытта улының исән булмавын аңлап ала. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51781-samolet-bortyinda-bala-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
Лениногорскилы алдарга 63 меңен тоттырган
Үткән атнада шәһәр һәм районда мошенниклык очраклары буенча Эчке эшләр бүлегенә ике дистәдән артык шалтырату булган. 1960 елгы лениногорскилы алдарга 63 меңен күчергән. Икенче берәүне 4 мең сумга алдаганнар. Ул "Avito"дагы сатып-алу белдерүе буенча 4 мең сум күчергән. Тик сатып алган әйберен китереп бирүче булмаган. Ике дистәдән артык алдау очрагының...
-
Лениногорскида салкын тидереп авыручылар арткан
Бу турыда атналык планеркада сөйләштеләр. Соңгы арада "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә, әлеге авыру белән тәүлегенә 16 - 18 кеше шалтырата икән. Күбрәк балалар авырый, ди.
-
Шөгер укучылары шагыйрьләр белән очрашты (ФОТОЛАР)