7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, 31 градус салкын көтелә
Синоптиклар бүген төнлә кискен суыта дип кисәтәләр. Термометр баганасы төнлә 22-27 градус салкынны күрсәтәчәк, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында 28-31 градус салкыннар көтелә. Иртәгә Татарстанда кар ява, минималь температура 12-14 градус салкынны тәшкил итәчәк. http://shahrikazan.com/
-
Татарстан студенты Россиянең киңәйтелгән WorldSkills җыелмасына керде
Восемнадцатилетний студент Федор Шадрин попал в расширенный состав сборной России по WorldSkills. Попробовать пройти отбор в расширенный состав национальной команды студенту предложили в КНИТУ (КХТИ). Там Федор Шадрин учится по специальности «Полиграфическое производство». В октябре студент из Казани успешно справился с испытаниями, попав в пятерку лучших. «Часть отбора была на...
-
Лениногорскилылар, юлларда сак булыгыз!
Декабрьнең алты көне эчендә республика юлларында 60 юл-транспорт һәлакәте булу сәбәпле, 4 кеше үлгән, 76 кеше тән җәрәхәте алган. Балаларны махсус утыргычсыз йөртүнең 21 очрагы, куркынычсызлык каешын каптырмауның 312 очрагы төркәлгән. Татарстан Эчке эшләр Министырлыгы матбугат хезмәте.
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләдек (фотолар)
Сайтта "Әни янында рәхәт" дигән конкурс үтте. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне бүләкләдек. Конкурска ике дистәгә якын фото килде, аларны сайтка урнаштырып, ике атна буена тавыш бирү барды. Рәхмәтебезне конкурста катнашкан һәркемгә җиткерәбез, сезнең актив булуыгызга, әниегез, балаларыгыз белән горурлануыгызга сокландык без. Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез. Беренче урынга Түбән Чыршылыдан...
-
Күрше шәһәрдә чын бал узган
Бал дию белән күз алдына иң беренче булып "Война и мир"дагы Наташа Ростова, Андрей Болконский образы килеп баса. Әлмәттә милләтара "Венок дружбы" проекты кысаларында узган бал хәтерне яңартты. Музыка көллияте студентлары искиткеч әдәби-музыкаль композициядә катнашучылар булды. Балга айдан артык әзерләнгәннәр. Классик музыка астында парлашып полонез, мазурка, полька һәм кадриль биюләре...
-
Лениногорскида Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне була
12 декабрь - Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне. 12 декабрь 12дән 20.00 сәгатькә кадәр Лениногорск районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул итәчәкләр. Алдан язылу өчен телефоннар: 5-06-52, 5-19-69, 5-12-37, 5-06-12. Кабил итү адресы: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1нче йорт.
-
Татарстанда ана кеше үз кызының гомерен чикләгән
Казан шәһәрендә була бу хәл. 4 декабрь кичендә 29 яшьлек яшь әни гадәттәгечә, аракы эчкән хәлдә өенә кайта. Бу хәлләрнең еш кабатлануына түзмәгән 60 яшьне узган ана кызын урын-җир япмасы белән буа. Яшь хатынның кечкенә баласы калган. Әлеге факт буенча җинаятт эше ачылган. Әгәр якын көннәрдә опека һәм попечительлек бүлегенә...
-
Быел Татарстанда барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт бирелгән һәм алынган
Ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган. 2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре ришвәт алу белән бәйле 168,...
-
Лениногорскилыларга “Заман сулышы”на арзанга язылып куярга киңәш итәбез
"Заман сулышы"на бәя төшә - язылып калыгыз! Бары 1-11 декабрь аралыгында гына 525 сум 72 тиенгә язылырга мөмкин 12 декабрьдән бәясе кабат 600 сум булачак
-
Шәһәр һәм район Яңа елга ничек бизәләчәк, укып белегез
Быел шәһәрдә ике урында чыршы урнаштырырга исәплиләр. Берсе, элекккечә, "Юбилейный" паркында булачак. Бу турыда мэриядә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Добролюбов урамындагы әлеге паркка чыршы урнаштыру өчен каркаслар ясый башладылар инде. Баш архитектор Алексей Карасев киңәшмәдә катнашучыларны паркта булачак макетлар белән таныштырды. Әлеге чыршы төп бәйрәм чараларын үткәрү урыны булып торачак. Сәхнәне...
-
Лениногорскиның "Алый парус" үзәгендә мастер-класс үтте
Инвалидлар декадасы кысаларында "Алый парус" реабилитация үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Т. Сувернева мастер-класс үткәрде. Балалар бик теләп һәм тырышып бергәләп яңа ел уенчыгы ясады, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.
-
Шәһәрне Яңа елга бизәргә, бәйрәм чаралары оештырырга , - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов
Кичә шәһәр мэриясенең утырышлар залында район башлыгы катнашында бәйрәмгә әзерлек буенча җыелыш узды. Барлык оешмалар, башкарма комитетлары җитәкчеләре чакрылган иде. Гадәттәгечә шәһәрнең баш чыршысы һәм бәйрәм мәйданчыгы "Юбилейный" паркында урнашачак. - Хәзерге вакытта анда кызу эш өсте - әзерлек бара, - диде архитектор Алексей Карасёв. Тагы бер мини-шәһәрчек түбән сулык...
-
Федотовкалылар онлайн укуда катнашты (фотолар)
Кичә шәһәр һәм районыбыз китапханәләрендә "2017 секунд уку" дип аталаган халыкара марафон үтте. Онлайн укуда федотовкалылар да катнашты. Инвалидлар декасы көннәре булгач, укылган шигырьләр дә, хикәяләр дә шушы тема буенча иде. Азактан чакырылган кунаклар чәй өстәле артында аралаштылар. Валентина Павлова
-
Яңа ел каникулларында лениногорскилылар рәттән тугыз көн ял итәчәк
Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк. Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Киләсе елда беренче...
-
Лениногорскилыларга 7 декабрьгә йолдызлар фаразы
Овен Сегодня ваша уверенность в каком-то вопросе способна дать сбой. То, в чем вы были убеждены на все сто процентов, может вдруг оказаться не таким, как вы думали, показавшись неожиданной стороной. Впрочем, возможно, вы и сами пересмотрит свое мнение в каком-то вопросе, поменяв его на противоположное. Телец Сегодня вы способны...