8 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида һава торышы үзгәрә
Иртәгәдән республикада һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә. 9 гыйнвар көнне бераз кар явачак, төнлә 18-23 градус салкын булачак. Көнчыгыш районнарда температура 28 градуска кадәр җитәчәк, көндез максималь температура 11-16 градус булачак. 10-12 гыйнварда вакыты белән кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә һәм күз күреме начарланырга мөмкин....
-
Кайнар су белән пешкән мәет табылган
Җылылык үткәргеч юлда авария бүген иртәнге якта була. Вакыйга башкаланың Яңа Савин килеп чыга. Коммуналь хезмәткәрләр кайнар су бәреп чыккан урында авария нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләгән вакытта ир-ат мәетенә тап була. Аның кайнар судан бик нык зыян күргәнлеге ачыклана. Гомере өзелгән ир-атны бомж булган һәм ул җылылык үткәргеч юл камерасына...
-
Лениногорскида күпме сөт савылган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы сайтында 8 гыйнварга республика буенча сөт җитештерү турында мәгълүмат чыкты, анда безнең район күрсәткече дә бар. Агымдагы тәүлектә республика буенча 2804,3 т сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 139,6 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә Минсельхозпрод сайты. Сөт җитештерү буенча беренче урында Балтач,...
-
2015 елда лениногорскилыларны юбилейлар көтә
Шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең - 70, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Уңышлар сезгә, лениногорскилылар.