8 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида янгын булды
Бүген кичке якта шәһәрдәге Чайковский урамындагы кибеттә янгын чыга ("Омич" стоянкасы). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, янгын 10 квадрат метр мәйданда булган. Янгынны сүндерүдә 24 кеше, 9 берәмлек техника катнашкан. Фотолар социаль челтәрләрдән.
-
Лениногорск районы хуҗалыклары күпме сөт сава?
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 6 гыйнвар көненә район хуҗалыкларында 40 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 10,5 килограмм сөт савалар. Безнең күрше районнар бездән азрак савалар икән, мәсәлән, Бөгелмәдә бер сыерга 10,1 килограмм, Әлмәттә 8,7, Чирмешәндә 6,5 килограмм сөт туры килә. Гомумән, республика буенча карасак, иң күп сөт...
-
Әче борычны кышын тәрәзә төбендә үстереп була
Аны үстерү әллә ни авыр түгел. Төп таләп: тәүлегенә 3-4 сәгать кояш яктысы белән тәэмин итү. Ике-өч айдан әллә ни зур булмаган борычлы, куе куак үсеп чыга. Әче борыч бер урында биш елга кадәр уңыш бирә ала. Өйдә үстерү өчен иртә өлгерә торган, үзлегеннән серкәләнүче сорт һәм гибритлар кулай. Болар:...
-
Әлмәттә бер төркем исерек 25 яшьлек егетне украинга охшаганы өчен кыйнаганнар
Башка сыймаслык хөҗүм. Яңа ел төнендә Әлмәттә 25 яшьлек Илдарны украинлыга охшаганы өчен каты кыйнаганнар. //ProKazan.ru// Бу хәл Регина Арсланова исемле кызның change.org. сайтында петиция язганнан соң билгеле булган. Петиция авторы егетне кыйнагач, җәрәхәтләр, баш миенә авырлык килгән килеш хастаханәгә эләккәне турында хәбәр итә. Илдарга операция ясаганнар, ләкин ул хәзер...
-
Мондый иттән кем баш тартсын
Җәмәгать, Әтәч елына кердек бит. Бу җан иясе авылда яшәүче һәркемнең ишегалдында кукраеп йөри. Аның белән бергә каз, үрдәк, бытбылдыкларын да очратырга мөмкин. Күркә соңгы елларда аеруча популярлашып китте. Кайбер фермерлар моңарчы безнең өчен ят булган тәвә кошына кадәр асрый башлады. Әтәч елына аяк баскан бер мәлдә, республиканың кошчылык тармагы...
-
2017 елда Ураза кайчан башлана?
Дини календарьга күз салсак, быел - Яңа 2017 елда 27 майда Ураза башланачак. 25 июньдә Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез. 1 сентябрьдә Корбан гаете узачак.
-
Бәкердә машиналарда шәп узыштылар (фотолар + җиңүчеләр)
Бәкердә традицион авторалли узды. Анда "Запорожец" машиналарында узыштылар. Халык бик күп булган. Биредә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан. Ул "Авторетроклуб ГАЗ-21 Волга" республика оешмасының президенты булып тора. Чара "Бәкер" шифаханәсе һәм әлеге оешма белән берлектә уздырылган. Ярышларда җиңүчеләр: беренче урында - Руслан Шәйдуллин, икенчедә Айрат Исмагилов, өченче урында...