8 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчеләре
Менә алар иң чибәр һәм уңган хатын-кызлар, булдыклы ир-атлар. Баштан зона этабына Әлмәткә барып җиңеп кайттылар, аннан барысы да Казандагы йомгаклау этабына барды.
-
"Укытучы зары" - билгесез шагыйрь-укытучы нидән зарлана?
Социаль челтәрләрдә "Укытучы зары" дип аталган шигырь популярлык казанды. Сезгә билгесез шагыйрь иҗат иткән әлеге язманы тәкъдим итәбез. Яратам мин эшемне Электрон журналымны. Кочак-кочак өелеп кайткан Бер сумка дәфтәрләрне. Яратам конкурсларны Меңләгән олимпиадаларны. Төн буена йоклатмаган Бетмәс конференцияләрне. Яратам алтын көзләрнең Сентябрь,октябрын. Керфек какмый төн үткәреп Төзелгән программаларын. Семинар,мастер класслар...
-
Җәвит Шакиров күз тигәннән танымаслык булып үзгәргән (ФОТО)
"Шәһри Казан" редакциясенәнә Җәвит Шакиров килеп керде. Дөресен генә әйтик, данлыклы артистны борыныннан гына таный алдык. Баксаң, алдагы көннәрне булган бер концерттан соң, 15-20 минут вакыт үткәч, ул шулай кинәт кенә шешенеп чыккан. - Хастаханәгә дә бардым. Берни белмәделәр. Аннан таныш имче апага мөрәҗәгать иттем. Күз тию диде, бик азаланып...
-
Бананлы коктейль ясыйбыз
Коктейль ясау өчен: 2 өлгергән банан 1 литр сөт 200 г пломбир туңдырмасы бизәү өчен угычта уылган шоколад Әрчелгән бананны изгәләп боламык ясагыз. Шуңа сөт белән туңдырма кушып, барысын бергә яхшылап туглагыз. Ясалган коктейльне биек стаканнарга салып, өстенә угычта уылган шоколад сибегез. https://vk.com/tatarshlari
-
Ундүрт градуска кадәр суытырга мөмкин
9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан - 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык. 10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр...
-
Коткару хезмәте язгы бозга керүнең куркыныч булуы хакында кисәтә
Язын боз өстеннән елга, буа, күл аша чыгу - куркыныч. Җәяүлеләр кичүен искәрткән билгеләргә игътибар итәргә, бозда махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычсыз бозга кермәвең хәерле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның кечкенә елгалары боздан арчыла башлады инде. "Шуны истә...
-
Лениногорскида "Битва экстрасенсов" проектында катнашырга теләүчеләрне сайлап алачаклар
ТНТ каналында баручы «Битва экстрасенсов» проектының яңа сезонының кастингы игълан ителгән. Катнашучыларны Россиянең 30 шәһәреннән, шул исәптән Лениногорскида да сайлаячаклар. Сайлап алу Лениногорскида 23 мартта «ТНТ-Эфир» телекомпаниясе офисында узачак ( Ленинградская, 35). Язылу өчен телефон: 8-917-274-84-43. http://len-journal.ru