8 апрель 2014 яңалыклары
-
Һәр мәктәпнең үз үзенчәлеге
"Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмәсе - 2014" муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләренең 33 методик берләшмәсе катнашкан. Нәтиҗәдә, шәһәрнекеләр арасында беренче урында - 5 нче мәктәпнең методик берләшмәсе, икенчедә - 2 нче мәктәп белән 12 нче лицей, өченчедә -...
-
Биш машина йөртүче исерек хәлдә тоткарланган
Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына 5 исерек хәлдәге машина йөртүче килеп "эләккән". Бу турыда шәһәр мэры үткәргән атналык планеркада хәбәр иттеләр. Бер машина йөртүченең правасы "ялган" булып чыккан. Элек исерек килеш эләгеп, таныклыгын алдырган әлеге кеше алдау юлы белән кабат рульгә утырган - тик тотылган.