8 апрель 2017 яңалыклары
-
Хезмәт министрлыгы 2017 елда иң кирәкле һөнәрләрне атады
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда иң кирәкле һөнәрләрне атады, дип яза "РИА Новости", әлеге оешмага сылтама биреп. Билгеләп үтелгәнчә, эш бирүчеләр аеруча югары квалификацияле фән, техника һәм гуманитар өлкәләрдәге белгечлекләр белән кызыксына. Аерым алганда, сүз сәнәгать, төзелеш, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук юрист, фәнни хезмәткәрләр һәм табиблар турында...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә йомырка сумсасы рецепты
Мондый сумсаның эчендә йомырка белән дөге була. Дөгене чистарткач, җылы суда юалар да артык издермичә генә тозлы суда пешерәләр, кайнар су белән юып, саркыталар. Кабарган әче камырны 50 г лы кисәкләргә бүләләр дә җәяләр. Суынган дөгегә эретеп май, каты итеп пешкән, вак итеп туралган йомырка өстәп, тоз сибеп, барысын бергә...
-
Лениногорск үзәк хастаханәсенә 10 миллион сумлык җиһазлар алыначак
Шәһәрнең үзәк хастаханәсенә җиһазлар алу өчен 10 миллион сумнан артык акча республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк. Акчаның ярытсыннан артыгы (5,4 млн сум) 3 данә үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппараты сатып алуга тотылачак. Икенче өлешенә инфузион насослар һәм кешенең физиологик параметрларын мониторинглау системасы алу каралган. Һәм җиһазлар агмдагы елның 30 июненә кадәр...
-
Лениногорскиның "Алый парус" үзәге Туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды ( фотолар)
Кичә "Алый парус" реабилитация үзәгенә йөрүче балалар Туган якны өйрәнү музеенда кунакты булды. Алар табигатькә багышланган зал белән якыннан танышты.
-
Лениногорскилылар, белеп торыгыз: учак ягу тыела
15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим вакытында коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык пешерү, урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчаларда, урман белән янәшә торган ачык урыннарда 1-3 класслы куркынычлылык төркеменә караган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
-
Лениногорскиның 1нче балалар спорт мәктәбендә ремонт бара (фотолар)
Шәһәрнең 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эш кайный - ремонт бара. Яңа тәрәзәләр, ишекләр, яктырту лампалары, чиста чишенү бүлмәләре. Яшь спортчыларыбызга спорт белән шөгелләнергә мөмкинлекләр тудырыла. Фотолар "Типичный Лениногорск" группасыннан алында
-
Лениногорскилылар, җәйге резинага күчәргә ашыкмагыз
Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республика территориясендә яз озакка сузылачак, димәк, кар бүтән яумаячак дигән өмет юк. Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу -...