8 май 2015 яңалыклары
-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, лениногорскилылар!
Чын күңелемнән Сезне барлык буыннарны берләштерүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Җиңү көне - Ватаныбыз тарихында иң якты һәм бөек дата, ул - батырлык, бердәмлек үрнәге. Әлеге бәйрәмне җитмешенче тапкыр билгеләп үтеп, миллионнарча совет кешеләренең гомерен алып киткән авыр елларны кабат хәтеребездә яңартабыз. Безнең районнан гына фронтка 11 мең 666...
-
Бәкер авылында яңа һәйкәл ачылды
Бүген 8 майда Бәкер авылында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында көрәшеп, һәлак булганнар, сугыштан туган авылларына исән-имин кайтучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап яңа һәйкәл ачылды. Тантанага Татарстан Профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, республика Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Равил Низамов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, "Бәкер" санаториесенең...
-
Кирлегәчтә митинг булды
Бүген районыбызның барлык авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг һәм бәйрәм чаралары үтте. Аларда авыл халкы, мәктәп укучылары, рәсми затлар катнашты. Кирлегәч авылында халык сугышта катнашканнар, тол аналар, тыл хезмәтчәннәренә багышлап куелган һәйкәл янына җыелды. Кунаклар арасында әлеге авылда туып үскән, районыбызның хөрмәтле кешесе Нәҗип Галимов, җирле хакимият вәкиле -...
-
Җиңү көненә бәйрәм чаралары
8 май - Барлык авыл җирлекләрендә митинглар үтә. 9 май - Шәһәрдә "Мәңгелек ут" янында митинг, парад. Үзәк мәйданда 9.30 - "Җиңү барыбызга бер ул" театральләштерелгән күренеше, бәйрәм концерты. 10.00 - Кыр кухнясы - Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең рәсемнәр күргәзмәсе. Сәнгать тарихы буенча муниципаль олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү. 11.00 - Җәйге...
-
Лениногорскида һава торышы
Лениногорскида бүген, 8 май көнне аязучан болытлы һава торышы. Температура көндез +12 градуска кадәр җылы. Төнлә +6 градуска кадәр җылы булачак. 9 май көнне болытлы һава. Яңгыр явачак. Температура көндез +5 градуска кадәр җылы, төнлә +6 градуска кадәр җылы. 10 май көнне, шулай ук болытлы, урыны белән яңгыр. Температура көндез...