Лениногорск районында бер яшүсмер асылынган
Яңа Иштирәк авылында 1995 елгы бер яшүсмер кыз асылынган, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.
Мәктәптә яхшы укуы, актив булуы белән аерылып торган кыз Лениногорскидан әбисенә кунакка кайткан була. Асылынуының сәбәбе - җавапсыз мәхәббәт, диләр хокук саклаучылар.