8 август 2014 яңалыклары
-
Горький исемендәге урам шәһәр көненә ачылачак
Горький урамының Тукайдан Заварыкинга чаклы участогында хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Нефтьчеләребез ярдәме белән ул киң һәм уңайлы урамга әйләнәчәк. Ике яклап тротуарлар булачак. Әлеге объектны ачу август ахырына планлаштырыла, шәһәр һәм нефтчеләр көненә туры китерелеп.
-
Татарстан символы өчен тавыш бирү дәвам итә
25 мең татарстанлы республика символы булырга тиешле үсемлек өчен тавыш биргән, дип хәбәр итә республика урман хуҗалыгы министрлыгы. Тавыш бирү лидерлары - юкә (32 процент) һәм имән (28 процент). Татарстанлылар нәкъ менә аларны республиканың яшел символы итеп күрергә тели. «Аллея России» Бөтенроссия акциясе кысаларындагы әлеге ачык тавыш бирү 31 августка...
-
Сарабикколда корт төзелә
Быел Сарабиккол малайлары буш вакытларын заманча һәм сыйфатлы итеп ясалган кортта туп тибеп, кышын исә хоккей уйнап үткәрәчәк. Корт шушы авылның игелекле улы Равил Фәйрузов тарафыннан "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында башкарылган эшләрнең берсе булачак. 2013 ел башында миңа Сарабикколда халык җыенында катнашырга туры килде. Шунда халык үзенең проблема-сорауларын...