8 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, юлда сак булыгыз!
1981 елгы берәү идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, "Шевроле Авео"машинасында исерек хәлдә дә йөргән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Лениногорск-Бөгелмә юлының 4нче километрында "Кио Рио" машинасының 1980 нче елгы йөртүчесе каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә, ике "Хундай" автомобильләре белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә шоферларның берсенең сәламәтлегенә зур зыян килә....
-
Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә
Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте. - Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә. Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры...
-
Игътибар! Татарстанда куркыныч җинаятьчене эзлиләр(ФОТО)
Сак булыгыз, куркыныч җинаять эшләгән Руслан Мәхмүтов әлегә иректә. Чаллыда яшәүче 33 яшьлек әлеге ир бер хатынны үтерүдә гаепләнә. Буе 165-170 см тирәсе. Хәзерге вакытта аны эзлиләр. Игътибарлы булыгыз, подъездларда, шәхси йортларның чорма башларында яки караңгы урыннарда шикле кеше очратсагыз, кичекмәстән 8 (8552) 37-91-16, 8 (8552) 37-91-17, 8 (8552) 37-90-10...
-
Укытучыларны кыскартачаклар
Россиядә «Фән һәм технологияләр үсеше» программасына бүлеп бирелә торган акча кимеячәк. Шул сәбәпле киләсе елга ук 3,5 мең галимне эштән җибәрергә мөмкиннәр. Россиянең фәнни оешмалар федераль агентлыгы 2019нчы елга 8 меңнән артык фәнни хезмәткәрне кыскартырга исәпли. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида берәү шоколад урлаган
Шоколад кирәккән, күрәсең 1982 елгы берәү шәһәрнең Шашин урамындагы "Пятерочка"кибетеннән 38 данә шоколад плиткасы урлаган. Матди зыян 3 мең 21 сум тәшкил итә. Карак тотылган, җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр: фитофтораны ничек җиңәргә
Фитофтора иң элек аскы яфракларда, дымга якынрак урында күренә. Көн саен үсемлекләрне карап торып, саклагыч алымнар кулланырга була. Мәсәлән, сарымсак суы. Моның өчен 150-200 грамм сарымсакны ваклап турап, бер чиләк суга салырга һәм берничә сәгать төнәтергә. Сибәр алдыннан сабын өстәгез, бу эремә яфракларга ябышып калсын өчен кирәк. Әгәр җәй яңгырлы...
-
Лениногорск районында яшь комбайнчылар алдынгы (ФОТОЛАР)
Районда урак вакытында баручы "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына йомгак ясалды. 1-7 август аралыгында аеруча яхшы уңышларга ирешкәннәр арасында бу юлы яшь комбайнчылар алдынгылыкка чыккан. Егетләрнең өчесе дә яшьләр, авыл хуҗалыгында тырышып эшләүчеләр. Югары куәтле "кыр корабы" арасында «Джон Дир»да комбайнчы Вадим Жданов (КФХ «Хайрутдинов Н.Л.») 550 тонна суктырган...
-
Лениногорски районында сугыш чукмарлары күбәйгән
1-7 август аралыгында эчке эшләр бүлегенең дежур частена 178 хәбәр килеп ирешкән, 11 җинаять теркәлгән. Июль аенда гражданин Р. исерек хәлдә Югары Чыршылы авылында үтерү нияте белән башка берәүнең күкрәк читлегенә пычык белән кадаган. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды. 1965 елгы берәү Сугышлыда Шушма елгасы аша салынган күпердә икенче...
-
Йолдызнамә (8 – 14 август)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада күптән җыелган эшләрен төгәлләргә туры килер. Шулай ук, гаиләле кучкарлар күңелгә ятып бетмәгән кайбер үзгәрешләр белән очрашыр. Гаиләгезнең башка әгъзалары белән дә аралар бозылу ихтималы арта. Шуңа күрә, якыннарыгыз, бигрәк тә әти- әниегез белән киңәшләшмичә, үз белдеге- гез белән бер ни эшләмәгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атна-...
-
Соль-Илецк тозлы күлендә 54 яшьлек татарстанлы батып үлгән
Кичә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә Развал тозлы күлендә 54 яшьлек татарстанлы батып үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча, яр буенда ир-атны танышлары көткән. Алар ир-атның батуын аңлап алган һәм ярдәм сорап кычкыра башлаганнар. Һәлакәт урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшләгән. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Татарстанда ике машина йөртүче гладиаторлар кебек сугышкан [+ВИДЕО]
Бу хәл "Казан Арена" стадионы янында булган. Бәхәс, бер автомобиль йөртүченең икенче як полосана күчкәндә, юл бирмәве аркасында, килеп чыкан. "Рено" йөртүчесе чылбыр алып, ВАЗ-2109 йөртүчесенә суккан. Үз чиратында, "девятка" хуҗасы багажнигыннан лом алып, «Рено» хуҗасына кизәнергә теләгән. Ләкин иномарка йөртүчесе "девятка" хуҗасын җиргә еккан. Нәтиҗәдә, "гладиатор сугышы"ның ике катнашучысы...
-
Лениногорскида бүген 34 градус эссе була
Татарстан буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндезге сәгатьләрдә эсселек 29-34 градуска кадәр күтәреләчәк. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәш: бананны яратырга берничә сәбәп
Кәефне күтәрә. Сөякләрне ныгыта, чөнки ул кальцийны организмда тоткарлый. Эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, чөнки банан белән бергә ашалган ризык организмда тизрәк үзләштерелә. Бананны даими ашау - эч катудан коткара. Сару кайнауны баса. Ашказаны җәрәхәтле кешеләргә файдасы зур. Диарея дән тернәкләндерү өчен менә дигән продукт. Спорт белән шөгыльләнүчеләрне, кальцийга бай булу сәбәпле,...
-
Якташыбыз Рамил Габитов: «Мөслим Магомаев тавышы диләр»
Интернет челтәрендә Лениногорск егете, яшь җырчы Рамил Габитовның яңа клибы дөнья күрде. Комментарийларда тавышын Мөслим Магомаев белән чагыштыргач, берникадәр кызыксыну да уянып китте. Иҗаты белән якыннан танышу өчен Рамилнең үзе белән дә таныштык. - Рамил, ни өчен клип нәкъ менә «Кемгә?» җырына төшерелде һәм, гомумән, җыр кемгә юлланган? - Кагыйдә...
-
Коточкыч хәл. Мексикада җир убылган
Мексикада җир убылу нәтиҗәсендә 38 кеше үлгән. Җир убылуны Эрл тропик давылы китереп чыгарган. Корбаннарның күпчелеге, 28 кеше, илнең Пуэбла штатыннан. Тагын 10 кеше Веракрус штатындагы җир убылу нәтиҗәсендә һәлак булган. Давыл нәтиҗәсендә шулай ук Гаити утравы һәм Доминикана Республикасы зыян күрде, андагы табигать казасы нәтиҗәсендә ким дигәндә тугыз кеше...