8 октябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскиның кече авылларында нинди проблемалар бар?
Авылларда халык җыеннары башланды. Җирле хакимият җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре баштан кече авылларда яшәүчеләр белән очрашып, фикер алышулар авыл җирлеге үзидарәсе урнашкан мәдәният йортында дәвам итә. Бу юлы да шулай булды. Петропавловка авылы Глазово авыл җирлегенә караучы кечкенә авылларның берсе. Авыл халкы, очрашуга дип, автобус тукталышына җыелган...
-
Лениногорск районында олыларны хөрмәтләүче яшьләр бар
1 октябрь - Өлкәннәр көне, олыларны хөрмәтләү көне иде. Урдалы авылында яшәүче кадерле әниебез Тәскирә Хәниф кызы Гайнетдинова янына, көтмәгәндә-уйламаганда, озын буйлы, чибәр егет килеп керде. Үзе белән таныштырып, авылыбыздагы «Алия» кибетенең яшь хуҗасы - Риваль Наил улы Сабирҗанов булуын әйтте. Әнисе Рушания белән авылдагы 14 олы яшьтәге ветеранга котлау...
-
Лениногорскида көзге ярминкә икенче тапкыр узачак
12 октябрьдә Үзәк мәйданда икенче көзге ярминкә узачак. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунакларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Арзан бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка азык-төлек алырга мөмкин булачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида агач утырттылар
Мәктәпләр, оешма-предприятие һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре агач утырту көнендә катнашты. Чайковский урамында, паркларда, квартал эчләрендә, мәктәп территорияләрендә һәм промышленность зоналарында барлыгы 170 тирәк, 200 юкә, 300 миләш, 50 төп өрәңге үсентесе утыртылды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманда 13 мең 600 төп нарат агачы утыртты. Ә «Бәкер» шифаханәсе хезмәткәрләре Бәкер авылы тирәсен...
-
Лениногорскиның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада катнашты
Ул Әлмәт шәһәрендә үтеп, спортның 7 төрен үз эченә алды. Кискен көрәш нәтиҗәсендә, лениногорскилылар волейбол һәм бадминтон буенча II урынга чыкты. Ә спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча, безнекеләр - V урында. Волейбол буенча команда составында дүрт кеше - район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, муниципаль...