8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида 14 яшьлек Диана Әхмәтҗанованы эзлиләр
Ул 12 нче мәктәптә белем ала. Кичә ул сәгать 11ләр тирәсендә дус кызы белән мәктәптән чыгып китә һәм өенә кайтмый. Өстендә соры төстәге куртка, караңгы төстә чалбар (джинсы), аягында соры төстәге кроссовка, яшел букчасы бар.
-
Лениногорскилы Андрей Окунев бронзага ия булды
Күптән түгел Уфа шәһәренең трамплиннар комплексында чаңгыда ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Лениногорскилы Андрей Окунев бронзага ия булды. Команда ярышларында, Татарстан Республикасы командасы (аның составында: Игорь Портняшкин, Алексей Ефимов, Андрей Окунев, Данил Искаков (Казан) булган) III урынны яулаган.
-
Татарстанда икмәккә бәя артмас дип ышандыралар
Россия Авыл хуҗалыгы министрының "киләсе елның апреленә илдә икмәккә бәяләр күтәреләчәк" дигән сүзләре күпләрне сагаерга мәҗбүр итте инде. Күпләр ипигә бәя хәзердән үк арта башлар, дип кайгыра. Ә менә татарстанлыларга борчылыр урын юк. Җаваплы идарәчелек республикада ипи бәяләре күтәрелмәячәк дип ышандыра. Кайсы гына йортны алма, табындагы иң кадерле ризык -...
-
Бүгенге кар-буранга Лениногорск автомобильчеләре әзер түгел (ФОТОЛАР)
Социаль челтәрләрдә куелган фотоларны карасың, шәһәр һәм район юлларында бүген хәл бик начар: бәрелешүчеләр, юл кырыена төшеп китүчеләр бар...
-
Лениногорскилылар Казанда бәйрәмдә булдылар
Районнан сигез кешедән торган делегация Казанга авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү прмышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә барып кайтты. Араларында тырышып эшләүче механизатор, игенче, сыер савучы бар иде. Бәйрәмдә "Кошчылык фабрикасы" җәмгыятенең азык цехы операторы Тамара Есиповага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган.
-
Китапханәгә китап укырга кил
Шәһәр һәм район китапханәләрендә Әдәбият елы уңаеннан, "Милли әдәбият укыйбыз" дигән акция бара, дип хәбәр итте үзәк китапханә хезмәткәре Әлфирә Солтанова. Аның кысаларында китапханәләрдә татар, рус, мордва һәм чуаш көннәре, милли поэзия сәгате, төрле викторина, милли мәдәният турында фикер алышулар уздырылачак. Шулай ук күргәзмә, әдәби очрашулар вакытында җирле авторлар һәм...
-
11 нче гимназиядә “Көзге матурлык» ярминкәсе үтте (ФОТОЛАР)
Табигатьнең кайсы гына ел фасылын алсаң да искиткеч гүзәллеккә тап буласың. Шулай шул. Урамда кар явамы, яңгырмы - безнең гимназия балалары өчен барыбер. Нигә шулай икәнен безгә килеп күргән кеше бик тиз төшенде. Ни өчен дисезме? Чөнки мәктәбебездә "Көзге матурлык " ярминкәсе үтте. Башлангыч классларның һәрберсе тырышып-тырышып табигый материаллардан бик...